Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - шахмат турниры

3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә шахмат бәйгесе булып узды. Барлыгы 40 укучы катнашты. Уеннар швейцар системасы буенча уздырылды - 7 тур, вакытны исәптә тотып 1 уенчыга 10 минут бирелә. Бәйге балалар иҗат үзәгендә үткәрелде. Актаныш районының шахмат буенча...

3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә шахмат бәйгесе булып узды. Барлыгы 40 укучы катнашты. Уеннар швейцар системасы буенча уздырылды - 7 тур, вакытны исәптә тотып 1 уенчыга 10 минут бирелә. Бәйге балалар иҗат үзәгендә үткәрелде.
Актаныш районының шахмат буенча тренеры Фәхим Галимов турнир турында :
- Бу безнең традицион Кыш Бабай бүләкләренә оештырыла торган турнир. Гадәттә, балаларның каникул чорында шахмат уеннарын онытмасыннар өчен уздырыла.Турнирда районыбызда укучы балалар гына түгел, ә кунакка кайткан укучылар да катнаша. Бәйгедә катнашу балаларга күпмедер дәрәҗәдә осталык өстәр, шул ук вакытта аларның буш вакытларын файдалы итеп уздырырга әйбәт чара да булып торыр дип уйлыйбыз.
Шулай ук районыбызның шахмат буенча тренеры Илдар Имамов та үз фикерләре белән уртаклашты:
- Актанышта зур матур традиция булып Яңа ел турнирын ачу һәрвакыт шахматчыларга йөкләнә. Без моңа бик шат. Турнир "Тиз шахмат" дип атала. Монда районыбызның барлык авылларыннан да балалар катнаша. Иң тапкырларны Кыш Бабай үзе котлар дип көтәбез. Форсаттан файдаланып, барлык актанышлыларны Яңа ел белән тәбриклим. Барыбыз да сәламәт булыйк, сәламәт тормышта яшик.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев