Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта узган чаңгы ярышында кемнәр Энгель Фәттахов призына ия булды? (ТУЛЫ ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Ватанны саклаучылар көнне Актанышның "Бүләк" базасында ел саен чаңгы ярышлары үтә. Быелгысы аның якташыбыз, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов призына гөрләде. Көннең гаять җилле, аяк астының җепшек булуы да комачауламаган - чарада катнашырга теләүчеләр күп иде. - Монда ярышучыларның барыбер бик күбесе - мәктәп укучылары. Аларны кече яшьтән...

Ватанны саклаучылар көнне Актанышның "Бүләк" базасында ел саен чаңгы ярышлары үтә. Быелгысы аның якташыбыз, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов призына гөрләде. Көннең гаять җилле, аяк астының җепшек булуы да комачауламаган - чарада катнашырга теләүчеләр күп иде.
- Монда ярышучыларның барыбер бик күбесе - мәктәп укучылары. Аларны кече яшьтән спортка тартабыз икән, сөенечле күренеш, - ди Энгель Фәттахов. - Ял көннәрендә менә шулай табигатькә чыгып керү, физик активлык белән шөгыльләнү саулык өчен дә, яхшы кәеф өчен дә бик кирәк гамәл.
Башлангыч сыйныф кызлары арасында беренче килгән Лиана Латыйпова әйтүенчә, алар гаиләләре белән атна саен ял көннәрендә бирегә чаңгы шуарга киләләр икән.
- Һава торышы төрлечә була, аннан куркып торырга яратмыйм. Чаңгы спорты белән остазым Ришат абый Нуриәхмәтов кул астында өч ел шөгыльләнәм. Уңышларым күп, ярышларда еш кына призлы урыннар алам, бу спорт төрен бик яратам, - дип тиз генә сөйләп алды бабасы Шамил Латыйпов кулыннан курткасын кигән арада спортчы кыз.
Малайлар арасында икенче килгән Югары Яхшый мәктәбенең IV сыйныф укучысы Салават Фәхриев тә чаңгы спорты белән I сыйныфтан шөгыльләнә.
- Шул вакыт эчендә район күләмендәге ярышларда бу - икенче мәртәбә призлы урын алуым. Киләчәктә әле I урыннар да алырга өметләнәм. Бүгенге җиңүем - әтиемә бәйрәм бүләге.
Ярыш җиңүчеләре: укучылар арасында - Искәндәр Могтазиров, Лилия Хәмидуллина, Айназ Имамразыев, Ирина Муллаянова, Наил Ялалов, Таңсылу Таҗиева, Камил Могтазиров (Актаныш); 30 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында - Равил Хаҗиев (Актаныш) һәм Мария Фәттахова (Яңа Әлем); 50 яшькә кадәргеләр арасында - Чалманараттан Илфат Нәбиев һәм Актаныштан Гөлнара Рахманова; 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында район чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов һәм мәгариф министрының җәмәгате Сария ханым Фәттахова. Ярышның сәәпчесе һәм оештыручы Энгель Фәттахов II урынга ия булды. Барлык җиңүче-призерларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
фотолар aktanysh.tatarstan.ru сайтыннан алынды
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев