Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта зур спартакиада: җиңүчегә бүләк - автомобиль (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Актанышның үзендә урнашкан оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәмавыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада гөрләде. Мөгаен, бу кадәр күп катнашучыны җәлеп иткән быелгы спартакиада Актаныш тарихына аерым бер истәлекле дата булып кереп калыр. Билгеле, спортны үз иткән актанышлылар өчен мондый төр җыеннар яңалык түгел. Әмма бүгенге...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Актанышның үзендә урнашкан оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәмавыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада гөрләде.
Мөгаен, бу кадәр күп катнашучыны җәлеп иткән быелгы спартакиада Актаныш тарихына аерым бер истәлекле дата булып кереп калыр. Билгеле, спортны үз иткән актанышлылар өчен мондый төр җыеннар яңалык түгел. Әмма бүгенге ярыш шактый үзенчәлекле булуы белән дә башкалардан аерылып торды, ни дисәк тә, һәр өч категория буенча призлы урын яулаган оешма-учреждениеләргә тапшырылган бүләкләр шактый саллы иде. Узган атнада оештырылган җитәкчеләр спартакиадасында ук районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов гомуми спартакиадада өченче урын ияләренә - кар чистарту техникасы, икенче урынга - мини-трактор, беренче урын яулаучыларга җиңел машина тапшырачагын вәгъдә итеп куйган иде.
Мондый бүләкләр өчен көрәшергә дә була,җәмәгать! Һәм актанышлар көрәште дә: алар чаңгы да шуды, кул да көрәштерде, тимераякта да узышты, "Дулкын" бассейнын иңләп-буйлап йөзде дә, гер дә күтәрде, ай дәвамында өстәл теннисы, хоккей, шахмат та уйнады. Милли көрәш буенча да осталыкларын күрсәтергә туры килде аларга, чана шуарга да өйрәнделәр - шулай булмый ни, машина кадәр машинаны тир түгеп тә алмасаң, аның кадере буламы соң?
Оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәмавыл җирлекләре командалары һәрберсе "җиңәргә!" дигән максат белән көнозын спортта үз көчләрен сынады. Фотоларда - спартакиада мизгелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев