Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныштагы туристик слет нәтиҗәләре

Һәр яз саен укучыларның көтеп ала торган спорт өч көнлеге - туристик слет быел да Байсар урманында, 17-19 май көннәрендә үтте. Гадәттә, бу чара башлануга көннәр суыта торган иде, быел табигать спортсөярләргә мәрхәмәтле булды - көннәрнең җылысын, матурын бирде. - Турслетның быел 62нчесе үтә районыбызда, бу - уникаль күренеш. Элегрәк...

Һәр яз саен укучыларның көтеп ала торган спорт өч көнлеге - туристик слет быел да Байсар урманында, 17-19 май көннәрендә үтте. Гадәттә, бу чара башлануга көннәр суыта торган иде, быел табигать спортсөярләргә мәрхәмәтле булды - көннәрнең җылысын, матурын бирде.
- Турслетның быел 62нчесе үтә районыбызда, бу - уникаль күренеш. Элегрәк 70әр команда белән үткәргән вакытлар бар иде, бу кадәр зур итеп оештыруга ышанмыйча, Казаннан килеп карыйлар иде, - дип сөйли "Лачын" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Фирдәвис Әхмәтов. - "Аҗаган" уеннары белән башланып киткән бу ярышлар хәзер катлауланды: программада үз эченә туган як табигате, топография, медицина өлкәсе, урман-кырда үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен белүне туплаган контроль комбинацияле маршрут (ККМ), каршылыклар аша узучы җәяүле туризм техникасы, ориентлашу... Бу традиция дәвам итсен, мондый ярышлар әле тагын күп еллар оештырылсын иде.
- Ярышлар җитезлектә көч сынашуга гына кайтып калмый, белем дәрәҗәң дә сынала монда, тапкырлык-зирәклек тә күренә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, монда өйрәнгәннәр кешегә көнкүрештә гомер буе кирәк була, - ди 80нче еллардан район турслетларын оештыруда башлап йөргән Альберт Кәрамов.
Көндезләрен төрле спорт бәйгеләрендә көч сынашкан укучылар кичләрен концерт куйдылар, газеталар чыгардылар, викторина уеннарында сорауларга җавап бирделәр. Урыннар исә бар төр активлыкны искә алып чыгарылды. Урта мәктәпләр арасында Актанышның 2нче мәктәбе җиңү яулады. 1нче мәктәп командасы - II, "Лачын" спорт мәктәбе III урыннарны алдылар. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында исә Яңа Әлем командасы - I, Байсар - II, Әтәс мәктәбе III урында. Ә Чалманарат, Яңа Кормаш, Югары Яхшый мәктәпләре турслетта, гомумән, катнашмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев