Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш бадминтончылары- Татарстанның бадминтон өметләре буларак хөрмәтләнде

3- 4 декабрь көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының дүртенче этабы узды. Ярышларда 250 дән артык спортчы – Татарстан Республикасы рейтингы лидерлары һәм сайлап алу ярышлары җиңүчеләре катнашты.

                 Алар арасында күпчелекне Азнакай, Актаныш, Алексеевский, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Менделеевск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Теләче, Чистай районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләре вәкилләре тәшкил итте.

               

 Турнир кысаларында 2022 елда узган дүрт турга да нәтиҗәләр ясалды. Ярышларда җиңүчеләрне дипломнар һәм инвентарь алу өчен сертификатлар белән бүләкләделәр.


Татарстанның иң көчле 64 уенчысы исемлегендә Раяз Шәрипов, Рүзәл Гарифҗанов, Вәлиев Салават, Низамов Тимур, Хамматуллина Гүзәл, Алсу Насыйрова, Шәрипова Айзилә, Тимирова Әминә, Бәйрәмгулова Нурия, Солтанова Ясминә кебек Актанышның яшь спортчыларын күрү сөенечле вакыйга. 


                  2010-2011 елларда туган ир-атлар арасында ялгыз разрядта чыгыш ясаган Гадел Шәйдуллин "16 иң яхшы топ- спортчы" буларак билгеләп үтелде. Тренеры Гәрәев А. А.. 

                  Хафизов Хәйдәр 2012 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшь категорияләрендә ир-атлар арасында парлы разрядта 3 урын алганы өчен хөрмәтләнде. Тренеры- Хафизов И. Ф. 

                   Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповка, Актаныш районы бадминтон федерациясе президенты Руслан Илүс улы Гариповка барлык яшь бадминтончылар һәм аларның остазлары ярышларда катнашырга мөмкинлек булдырганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев