Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актаныш чаңгычылары кышкы сезонны япты

Кышкы сезон тәмамлану уңаеннан чаңгы юлында зур спорт бәйрәме белән билгеләп үтелде.

14 март көнне "Нөркә" чаңгы базасында актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен үз итүче яшьләрне җыйган укучылар арасында ярыш узды.

Шул ук көнне кич белән "Бүләк" чаңгы базасында Фатыйховлар гаиләсе призына "Чаңгы юлы барлык яшьтәгеләрне буйсындыра-2025" ярышларының 6 нчы этабы башланды. 

Бу традицион турнир төрле буын чаңгычыларын берләштерә, спортка мәхәббәтнең яшь чикләре булмавын раслый.

Җиңүчеләрне Актаныш районы Чаңгы узышлары федерациясе рәисе Фәрит Салихов бүләкләде. Фәрит Салихов мондый чараларының чаңгы спортын популярлаштыру һәм халыкны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүдә мөһимлеген билгеләп үтте. 

Чаңгы ярышлары ГТО нормативларын үтәүгә әзерләнүнең бик яхшы ысулы булып тора, чыдамлык һәм көч үсешенә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев