Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш егете Динислам Закиров Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңде

Якташыбыз, Актаныш егете Динислам Закиров Ульяновск өлкәсендә Идел буе федераль округы буенча җиңел атлетика беренчелегендә беренче урын яулады.

               Динислам юниорлар (23 яшькә кадәрге спортчылар) арасында 800 метр араны 1: 56 минут эчендә йөгереп килде. Якташыбызның күрсәткечләре иң яхшысы булып, лаеклы төстә җиңүгә иреште. Динислам Закиров Ульяновск өлкәсе Физик культура һәм спорт министры Р. Е. Егоров имзалаган дипломга һәм медаль белән бүләкләнде. 

               Өметле спортчыбызны чын күңелдән олы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә Актаныш горурлыгы булып уңышларга ирешүен телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев