Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районы ГТО командасы Минзәләдә узган бәйгедә I урын яулады

Бүген Минзәлә шәһәрендә ГТОның Җәйге фестиваленең 2 нче этабы узды.

       
 

                   Бәйгедә Актаныш командасы барлык күрсәткечләр буенча да уңышлы чыгыш ясап мактаулы беренче урынны яулады. Куанычлы хәбәр белән Актаныш районында ГТО тапшыруга җаваплы Рамил Гыйльфанов уртаклашты.

               Җыелма команда составында чыгыш ясаган райондашларыбызның исемнәре белән танышыйк.

              Менә алар бүгенге көннең геройлары- 2 нче баскычта чыгыш ясаган Адель Сәлихҗанов, 3 нче баскычтан Айгиз Хөсәенов, 4нче баскычта Ләйсән Хәсәнова, 5нче баскычта Заһир Рәшитов, 6нчы баскычтагы Рәмис Хәсәнов, 7 нче баскычтан Равил Хаҗиев, 8 нче баскчта Ирек Мөхәммәтов, 9 нчы баскычта Нарис Габдуллин.

            Турникта тартылу, озынлыкка сикерү, иелү, 60 метрга йөгерү, озын аралыкка йөгерү, ату, граната ыргыту кебек спорт төрләрендә физик мөмкинлекләрен сынаган райондашларыбыз  Минзәлә спортчыларыннан 100 баллга өстен чыкты. Актаныш командасы барысы 2885 балл җыеп беренче урынны яулады. 

                 ГТО бәйгесендә сынатмаган барлык спортчыларны чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә физик яктан ныклы, сау-сәламәт булыгыз. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап янәшәдәгеләргә дә өлге булыгыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, Актаныш-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев