Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахмат мәктәбе командасы- Татарстан чемпионы!

17- 20 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә классик шахмат буенча ир- егетләр һәм хатын - кызлар арасында республика Чемпионаты узды. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан барысы 19 команда катнашты.

Ир-егетләр арасында Актаныш командасы составында Латыйпов Данияр, Нәбиева Фируза, Имамов Илдар, Нәбиева Рәзилә уйнаган команда 8 нче тапкыр Татарстан чемпионнары исеменә лаек булды.

Рахманова Зәйнәп, Латыйпова Раяна уйнаган команда мактаулы 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә уңышлар зур: Нәбиева Р. -2урын, Латыйпова Р.-3 урында.
Набиева Ф. һәм Латыпов Д.  дәрәҗәле 4-5 урыннарны алдылар.

Бу Актаныш шахмат мәктәбенең зур уңышы дип бәяләргә була.Шунысы мактауга лаек - безнең 12-14 яшьлек балалар ирләр һәм хатын-кызлар белән көч сынашты, бу инде районыбызның киләчәге бар дигән сүз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев