Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахматчылары «Шахматчы район» бәйгесеннән җиңү белән кайтты

6 гыйнварда Минзәләдә «Шахмат районы» шәхси-команда турниры узды. Ачык шахмат турнирында 2005 елгы һәм өлкәнрәкләр, 2006 елгы һәм кечерәк яшьтәгеләр арасында Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Менделеевск районнарыннан килгән 72 уенчы көч сынашты.

                  Районыбыз шахматчылары әлеге турнирдан зур җиңүләр белән кайтты.

 Актаныш командасы 40,5 очко туплап "Шахмат районы" исеменә лаек булды. Безнең шахматчылар кубок һәм татлы приз- чәкчәк белән бүләкләнде.


                  2005 елгы һәм өлкәнрәк уенчылар арасында Фәһим Галимов 1 урынга лаек булды. Остазларының уңышларын яшь буын шахматчылар да кабатлап җиңүләр яуладылар. Хатын-кыз шахматчылар арасында Роза Гыймазовага тиңнәр булмады.

 2006 елгы һәм кечерәкләрдән Данияр Латыйпов 1, Фирүзә Нәбиева 2 урынга лаек булды. Зәйнәп Рахманова хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште. 

                2013 елгы һәм аннан да кечерәкләр буенча Азамат Гатарахманов 1, кызлардан 
Зөләйха Рахманова 1, Әминә Ибраһимова 2, Амелия Зиннурова 3 урынны үзләренеке итте. 

               Шахматчыларыбызны һәм аларның остазларын зур уңышлары белән тәбрик итеп, республикага район данын танытулары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев