Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш спортчылары «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышында призлы урынга лаек булды

11-13 февральдә Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының финал этабы узды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да «Татарстанның бадминтон өметләре» уеннарында призлы урыннарга лаек булды.

          Хафизов Хәйдәр

ялгыз уенда 3 урын, парлы уеннарда шулай ук Хафизов Хәйдәр белән Гарифҗанов Рүзәл 3 урынны яулап бүләкләнделәр.

          Актаныш данын  яклап матур уен күрсәткән укучыларыбызны ярышларга  тренер Хафизов И. Ф. әзерләде. Ярышта катнашучылар Казанга баруны оештырырга ярдәм иткән башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Вәлиев Ленис Әнәс улына рәхмәтләрен җиткерәләр. Ә без яшь спортчыларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев