Актаныш волейболчылары ТР Волейбол федерациясе кубогын отты
Спорт хәбәрләре

Актаныш волейболчылары ТР Волейбол федерациясе кубогын отты

Бүген Татарстанның Кукмара районында ТР Волейбол федерациясе кубогы ярышлары узды.

Районыбыз ир-егетләренең җыелма командасы авыл районнары уенчылары арасында иң яхшысы булып танылды. 

Финалга, зона ярышларының төп этапларын үтеп, иң яхшы дүрт команда- Актаныш, Саба, Буа, Мамадыш командалары чыкты. Нәтиҗәдә Актаныш егетләре барлык командаларны отып авыл районнары арасындагы турнирда җиңү яулады. Командабыз 70 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Актанышыбыз волейболчыларын зур уңышлары белән котлыйбыз! Яңадан -яңа җиңүләр теләп калабыз.

 


Нет комментариев