Актаныш бадминтончылары Алабугадан янә җиңү алып кайтты
Бүген Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының шәхси кубогына бадминтон буенча зона бәйгесе узды.
"Батыр" спорткомплексында шөгыльләнүче Илнар Ибнеев - I, Каюм Корбанов- II, Илнур Галиев, Мәрьям Шәрипова, Гадел Шәйдуллин, Нәфисә Хафизова III урын яулады. Җиңүчеләр 29-30 гыйнварда Казанда узачак финал ярышларында катнашачак.
Котлыйбыз, уңышлар дәвамлы булсын!
Кичә, 15 гыйнварда да Алабугадан яшь бадминтончылар зур уңышлар белән кайткан иде.http://aktanysh-rt.ru/news/sport/aktanysh-sportchylary-tatarstanny-badminton-metlre-finalyna-tte
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев