Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш егете Марат Солтанов - алтын медаль иясе

Актаныш егете Марат Солтанов IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарында өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы составында алтын медальгә ия булды. Афәрин!

Уеннар Казанда 13-19 май көннәрендә гөрләде. Элек әлеге чара бары тик Сочи шәһәрендә генә уза торган булса, соңгы ике елда чит илдә яшәүче балаларны Казан кунак итә. 

Баскетбол, футбол, волейбол, шахмат, йөзү, өстәл теннисы кебек мәктәп программасына кергән спорт төрләре буенча ярышлардан гыйбарәт әлеге уеннарга бу юлы нәфис гимнастика буенча ярыш та өстәлгән. 

Биредә Европа, Азия, Американың 60 иленнән  барлыгы 650 бала катнашкан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев