Актаныш

Актаныш егетләре "Ялкын" һәм "Сабантуй" журналлары призына узган көрәш ярышында җиңү яулады

2022 елның 3- 5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2006-2007 елда туган яшүсмерләр арасында "Ялкын" журналы призына, 2008-2009 елгы малайлар арасында "Сабантуй" журналы призына Татарстан Беренчелеге булып узды.

Газизов Илфат-45 кг авырлык категориясендә, Сираев Әмир -55 кг авырлык категориясендә, Әнвәров Муса-45 кг авырлык категориясендә 1 урын, 80 кг авырлык категориясендә Мокыймов Рузил - 2 урын, Харрасов Ильяс - 1 урынга лаек булды.
 Барлык җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның тренерларын Илфир Әнвәров, Раил Сираев һәм Илнар Насыриевны котлыйбыз, аларга яңа уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: