Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш җитәкчеләре үрнәк күрсәтә

Бүген Актаныш җирлегендә үткән "Җитәкчеләр спартакиадасы"нда район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм мәктәп директорлары актив катнашты. Алар берничә спорт төре буенча көч сынашып, араларыннан иң-иңнәр билгеләнде.

Иртүк, “Бүләк” чаңгы базасы шау-гөр килеп торды. Чаңгы ярышларында финиш сызыгына ир-атлардан үз яшь категорияләрендә район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов иң тиз килсәләр, 2 һәм 3нче урыннарга Югары Яхшый мәктәбе директоры Расих Шәйхуллин, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин, Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов, район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыйповлар лаек булды. 
Хатын-кызлар арасыннан чаңгы юлында алдынгылыкны Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова һәм Гөлнара Ганиева бирмәделәр. Алардан әзгә генә калышып призлы урыннарга Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова, аккүз авыл башлыгы Галина Имамова, район башкарма комитетыннан Алия Шакирова, иминиятләштерү компаниясе җитәкчесе Эльвира Айбашева чыктылар. 
 
“Батыр”да чын батырлар ачыкланды дисәк тә–һич күпертү булмас! Оешмаларның һәм предприятиеләрнең беренче затлары–ир-атлар арасында гер күтәрү ярышы да үтте. Алар арасында 50 яшькә кадәрге ир-егетләрдән “Газстройсервис”тан Рушат Насыйров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, “Коммунсервис” җитәкчесе Риназ Шариповка, ә инде өлкәнрәкләрдән Күҗәкә авыл башлыгы Илдар Мусин, Такталачык м һәм Югары Яхшый мәктәпләре директорлары Алмаз Хаҗиев, Расих Шәйхуллинга тиңдәшләр булмады. 
 
“Батыр”да–бадминтончылар да, өстәл теннисы уйнаучылар да сыналды! 
Бадминтон уены барышында үзләренең яшь категорияләрендә хатын-кызлардан Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры Резеда Маликова, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова җиңсә, 2 һәм 3нче урыннарда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева, Татар Ямалысы мәктәбе директоры Гөлназ Фәйрушина, башкарма комитеттан Лилия Хәйдәрова һәм Юары Яхшый җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина булдылар. 
Ә менә җитәкчелек вазыйфаларында тырыш хезмәт куйган ир-атлардан 50 яшькә кадәрге категориядәбалалар сәнгать мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов, 50 яшьтән өлкәнрәкләрдән районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов бадминтонны шәп уйнасалар, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев, район электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Ринат Хәернасов һәм Югары Яхшый мәктәбе директоры Расих Шәйхуллиннар да калышмады, сынатмады. Димәк, җитәкчеләребез арасында даими рәвештә спорт белән мавыгучылар күп. Аларга ярыш төрләре бигрәк җиңел бирелде һәм матур уңышларга ирештеләр. 
 
Өстәл теннисын башкарма комитеттан Алия Шакирова һәм Гөлназ Газетдиновалар–иң яхшы уйнаучылар булды. Ә инде 2 һәм 3нче урыннарга Лиана Сираева, Галина Имамова, Алия Зарипова һәм Гөлназ Файрушиналар лаек дип табылды. 
Теннисны җитәкче ир-атлардан оста уйнаучылар: Эдуард Галиев, Ринат Хәернасов, Энгель Фәттахов, Айгиз Мәгъдәнов, Расих Шәйхуллин, Илназ Мәгъдановка тиңдәшлек итүчеләр булмады. 
 
Шорт-трек спорт төрендә “Лачын” спорт сараенда узган ярышларда 1 һәм 2нче урыннарга Лиана Сираева, Айгөл Мирзашәрипова, Аяз Сәрвәров, Энгель Фәттахов лаек булсалар, Гөлнара Ганиева, Эльвира Айбашева, Резеда Фәйзрахманова, Галина Имамова, Назил Латыйпов, Камил Әхмәтов, Илназ Шәрипов, Вәсил Салиховлар да күркәм казанышларга ирештеләр. 
 
“Дулкын” бассейнында чын мәгънәдә дулкынландыргыч узышу барды! Алдынгылар сафында–Лиана Сираева, Айгөл Мирзашәрипова, Таһир Харрасов, Марсель Әхмәтхановлар булды. Җитез йөзүчеләр дип Резеда Фәйзрахманова, Эльвира Айбашева, Луиза Хафизова, Риназ Шәрипов, Камил Әхмәтов, Аяз Сәрвәровлар танылды. 
Өч спорт төрен колачлаган–троеборье дә кызу барды. Резеда Фәйзрахманова, Эльвира Айбашева, Назил Латыйпов, Энгель Фәттаховка тиңдәш спортчылар күренмәде. Алия Шакирова, Галина Имамова, Гөлнара Ганиева һәм Айгөл Мирзашәрипова, Илназ Мәгъдәнов, Риназ Шәрипов, Расих Шәйхуллин, Марсель Әхмәтхановлар да бу спорт төрендә үрләр яулап алдылар. 
Беренчелекне волейболда Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты командасы яулады. Мәктәп директорлары һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан торган командалар 2 һәм 3 урынга лаек булдылар. Волейбол уены–ахыргы спорт ярышы булса да, уйнаучылар да, җанатарлар да теләп көтеп алды. Ярыш барышын, волейболчыларның уен хәрәкәтләрен зур кызыксыну белән күзәттеләр. 
 
Билгеле ки, Татарстаныбызда сәламәт яшәү рәвешен, спортны популярлаштыруга олы йогынты ясала. Әйткәндәй, җитәкчеләр яхшы һәм уңай спорт әзерлекләрен күрсәттеләр, халыкка матур һәм эшлекле мисал куйдылар. Җитәкчеләр спартакиадасында һәр катнашучыда позитив энергия, күңелле мизгелләр тәэссораты, уен һәм ярыш азарты соңгы минутка кадәре сизелеп һәм күренеп торды. Зур күләмле көрәш-узышның кискен баруы, күпләрнең шактый югары күрсәткечләргә ирешүе–җитәкчеләр тарафыннан уңай үрнәк өлгесе!

 

Юлай Низаев, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев