Актаныш

АКТАНЫШ МАКТАНЫЧЫ: Татар көрәшендә – азәрбайҗан егете

Актаныш көрәшчеләре арасында да бар башка милләт кешеләре: Анар Масимов – азәрбайҗан егете. Әти-әнисе Актанышка күптән кайтып төпләнсә дә, Анар әле узган ел гына аяк баскан монда.

Татар-башкорт көрәше үзенә кемнәрне генә җәлеп итми?! Аңа мөкиббән булып, сәгатьләр буе бәйгене күзәтүчеләр, көрәшчеләргә көч биреп тамаша кылучылар турында әйтмим әле, мәйдан уртасына чыгып бил алышучылар арасында да нинди генә милләт вәкилләре юк, дип әйтүем. Безнең Актанышта ел саен уза торган мәртәбәле бәйге – Татарстанның беренче илбашы Миңтимер Шәймиев кубогы өчен ярышларга республика шәһәр һәм районнарыннан килгән урыс егетләрен дә, Кукмарадан – удмурт, Балтач районының – мари, Оренбург һәм Киров өлкәсеннән тагын башка милләт вәкилләрен дә күрергә була. Актаныш көрәшчеләре арасында да бар башка милләт кешеләре: Анар Масимов – азәрбайҗан егете. Әти-әнисе Актанышка күптән кайтып төпләнсә дә, Анар әле узган ел гына аяк баскан монда.

“Иң ошаганы – ирекле көрәш“

12 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган яшүсмер бүген инде үз көченә ышанган, профессиональ көрәшче булу максатын алга куйган өметле спортчы.  
– Азәрбайҗанда ирекле көрәш киң таралган. Без, малайлар, кечкенәдән үк көрәшкән булып, үләндә ауный идек. 2013 елда Татарстанга күченеп кайткач, көрәш секциясенә йөри башладым, – дип сөйли Анар. – Ошады, ныклап кызыксына, җитди шөгыльләнә башладым. 

Башта Татарстан беренчелегендә һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулый. 2017 елда Россия беренчелегендә иң элек – III, аннан билбау көрәше буенча II урын ала һәм, ниһаять, шул ук елны ил күләмендә чемпион кала. Быел исә билбау көрәше буенча Тамбов шәһәрендә узган Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап, V урынга ия булды.
– Бәйгегә дустым, Иске Җияш егете Фарис Хуҗин белән бергә бардык. Ул II урынга лаек булды. Аның өчен сөендем, билгеле. Минем үземә ирекле көрәш якынрак, икенче урында – билбау көрәше, аннан соң – татарча көрәш.  

“Өр-яңадан “Әлифба” өйрәндем“

Әнисе аның – татар кызы, Әлки районы Алпар авылыннан. Малай да башта шушы авылга, дәү әни, дәү әтисе янына кайта. Русча әз-мәз сөйләшсә дә, татарча бөтенләй белми, алай гына түгел, урыс кириллицасын да танымый... Әлбәттә, башта авыр була. Әнисе Альбина ханым һәм укытучылар ярдәме белән, “Әлифба”дан өйрәнеп, әкренләп бу киртәне җиңә. Дуслар таба. Остаз Илдар Әхмәров кул астында бар көчен көрәшкә сала. IX сыйныфны тәмамлагач, әти-әнисе янына Актанышка кайта. Монда спорт мәктәбендә остаз Илфир Әнвәровта шөгыльләнүен дәвам итә. Алда искә алган ярышларда җиңүләр яулый. Быел исә Казанга, спорт юнәлешендә укырга керү исәбендә. 

“Татарлар – тырыш халык“

– Үземне алда көрәшче һәм бизнесмен буларак күзаллыйм. Көрәш буенча Европа, дөнья чемпионатларында катнашуны максат итеп куйдым,  – ди егет. – Киләчәгемне Татарстанда күрәм, кире Азәрбайҗанга китү уе юк.

 Ә булачак кәләшеңне кайсы милләттән сайлар идең?
– Бу хакта бер дә уйлаганым юк әле. Монда кызлар-егетләр иртә очраша башлый. Алай гына да түгел, бүген берәү белән, иртәгә икенче кеше белән очрашалар, ярларын еш алыштыралар. Бездә исә гореф-гадәтләр көчле: авыл кызлары кияүгә чыкканчы, гомумән, бер егет белән дә йөрми. Шәһәр кызлары үзләрен бераз иркенрәк тота – ышанычлы бер егет белән генә очрашып йөрергә мөмкин, соңыннан аңа хатын булып бара. Шуңа, кыз сайлаганда, иң элек, аның милләтенә түгел, намуслы, тыйнак, тәртипле кыз булуына караячакмын. 

– Татар егетләре азәрбайҗан егетләреннән аерыламы соң?
– Әлбәттә. Бездә егетләр 16 яшьтә инде мөстәкыйль тормыш алып бара башлый. 
Мәктәптән соң сирәкләр генә укырга керә, чөнки ул түләүле. Алар күбрәк Россиягә китеп, акча эшли башлау җаен карый, гаиләсенә ярдәм итә. Монда исә 16 яшьтә әле егетләр әти-әни җылысында һәм кайгыртуында. Ә гомумән алганда, татарлар – тырыш, сабыр, чиста халык. Иркенлек, муллык ярата. Мине Әлкидә дә, монда кайткач та, ачык йөз белән кабул иттеләр, дусларым күп. Татарстанда яшәү миңа бик ошый. Тормыш әйбәт, яшәү бездәгедән бик күпкә җиңелрәк. 

– Монда төпләндек, китү уе юк хәзер, – ди Анарның әнисе Альбина ханым да. – Ирем Халикка кияүгә чыгып, аның туган иленә киткәч, чын азәрбайҗан хатынына әйләнгән идем. Кабат Татарстанга кайтуыбызга сөенәм генә. Дөрес, мине монда берәү дә татар дип белми. Ничә еллар башка телдә сөйләшеп, шуңа мишәр акценты да кушылып, хәзер телем бозылган. Әмма, шөкер, мондагы халык белән дус-тату яшибез, кунакка йөрешәбез. Мин – мул итеп бозартма, тулма, буглама, сыр ясыйм, алар өчпочмак-бәлеш салалар. Без, шулай ук, мөселманнар бит. Коръән ашлары үткәрәбез, Корбан бәйрәме күңелебезгә бик якын. Яз җитсә, Нәүрүз бәйрәмен каршылыйбыз, җәйне көтеп алып, сабантуена чыгабыз...

Быел Анар Актаныш сабантуенда беренче мәртәбә көчен сынап карап, үз авырлык үлчәвендә келәмдә II урынны яулады. Татар көрәшен үз иткән азәрбайҗан егетенә алга таба да уңышлар юлдаш булсын.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: