Актаныш

АКТАНЫШ ӨМЕТЕ: Көрәшче Раббани Нургалиев: “Бер тапкыр сөйләшеп көрәштем. Әти мәңге сөйләшмәслек итте”

«Нургалиев» дигән фамилияне ишеткәч, көрәш сөючеләрнең, минемчә, күз алдына ике егет килеп баса.

Берсе – Раил Нургалиев, икенчесе нәселләре белән көрәшче Ришат, Руслан һәм Раббани Нургалиевлар. Ике ел рәттән, үзенә 19 яшь булуына да карамастан, Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган ярышта чемпион калган Раббани Нургалиевны Актанышның өмете дип атыйлар. Раббани белән бозык кызлар, шәхси тренеры – әтисе, биючедән ничек көрәшче булып китүе һәм башкалар турында сөйләштек. 

Бер сәгатькә безнең рольләр алмашынып торды. Ул – көрәшче, мин – журналист. Кайчан да булса бер класста сукрана-сукрана мәсьәлә чишеп утырган сыйныфташымнан интервью алырмын дип ул чакта уйламый да идем. Ике ел бергә укыдык. Иң истә калган нәрсә – ул әйткәнне калганнар тыңлый иде.

Беренче игътибар иткән нәрсә, әлбәттә, исеме. Ике көрәшче абыйсы Руслан белән Рөстәм әтиләре Ришат абыйны үгетли-үгетли 90 нчы елларның данлыклы көрәшчесе Раббани Гайфуллин хөрмәтенә энекәшләренә аның исемен куштыралар. Үзенчәлекле исеме дә, әтисенең һәм абыйларының көрәш белән "чирле" булулары аннан чын көрәшче ясыйдыр да инде.

Раббани Нургалиев:
Туган көне: 23 гыйнвар 2000 ел
Җиңүләре: Яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы; 2018, 2019 елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган Республикакүләм турнирда җиңүче
Көрәштә исеме: көрәш буенча спорт мастерына кандидат
Остазлары: Ришат Нургалиев, Марат Әхмәдиев

«Тормыш = көрәш»

- Әтиең, абыең көрәшчеләр. Исемеңне дә көрәшче Раббани Гайфуллинга охшасын дип куйганнар. Димәк, син туганда ук көрәшче булып тугансың. Кечкенә чагыңда истә калган кызыклы вакыйгалар бармы?

- Кечкенә чакта пиннек җыярга барсак та, әни палас кагарга чыгарып җибәрсә дә, абыйлар бер-берсе белән көрәшә башлыйлар иде. Әти дә шулай ук. Бәләкәй чактан ук кызыгып, кайчан мин дә алар белән бергә көрәшә башлармын икән дип йөри идем.

- «Көрәшче буласым килми», – дигән чагың булмады инде?

- Белмим, андый уйларның башка килгәне булмады. Җиңелсәм дә, барыбер ныграк әзерләнә башлый идем. Алай үземне төшенкелеккә бирдерергә тырышмый идем. Бары зуррак максатлар куя идем.

- Хәзер дә андый уйлар юкмы?

- Юк.

- Көрәшченең келәмдәге төп кагыйдәсе нинди? Шәхсән синең.

- Лаеклы һәм матур итеп көрәшеп чыгарга. Иң мөһиме, көндәшне хөрмәт итеп. Һәм, гомумән, төп кагыйдәм - тырышлык. 

- Тормышта нинди кеше дә син, келәмдә нинди?

- Тормышта да келәмдә көрәшкән кебек көрәшәм. Икесе ике төрле кеше дип әйтә алмыйм. Берәр нинди фетнә килеп чыкса да, тавышсыз-нисез генә чишәргә тырышам. Аннары келәмгә чыккач, елмаеп күрешмисең бит инде. Күзенә усал итеп тутырып карыйсың башта. Ә көрәшеп бетергәч, инде карашлар башка. Келәмнән чыккач та, күрешеп, сөйләшергә була рәхәтләнеп.

- Журналист Фәрит абый Салихов «Бөтен малай да көрәшеп карарга тиеш», – дигән фикер әйткән иде. Килешәсеңме?

- Килешәм. Һәр кеше тормышта көрәшеп яшәргә тиеш бит. Мин көрәшне спорт төре дип кенә карамыйм. Мисал өчен, хатыныңны син бит ничектер яклап чыгарга тиешсең. Тормышта барыбер көрәшергә кирәк. Тормыш = көрәш.

«Бу кагыйдәләрне уйлап тапкан кеше үзе көрәшеп карамагандыр»

- Сине билбаулы көрәштә күргән юк. Көрәшә башларга уйламыйсыңмы әле?

- Киләчәктә көрәшермен дип уйлыйм. Миңа аның кагыйдәләре ошамый, аяк чалулар. Классик стиль миңа туры киләдер. Ирекле стильдә көрәшеп караган бар, көрәш бөтенләй бармый. Чалып, тибеп егалар инде. Үземчә, күтәреп алып, алым ясамакчы булам, тик чөям дигәндә генә, чалалар да егалар. Хәзер татарча көрәш тә шул классикка охшый башлады инде.

- Охшый башлады дигәннән: ул охшашлык сиңа ошыймы соң?

- Миңа элеккеге кагыйдәләр ныграк ошый иде. Хәзер кайбер кешеләр чыгалар да, «накрывать» итеп кенә чыгып китәләр. Ә келәмгә «мин көрәшәм» дип чыгып, алым эшләгән кеше җиңелеп кереп китә инде. Миңа шунысы ошамый.

Тик төрле яктан карарга була бит. Көрәштә көндәшне ничек тә аркасына яткызырга кирәк бит инде. Күтәреп яттың ни, болай сузылып яттың ни. Барыбер шул ук аркага ятуга керә бит инде.

- Кагыйдә дип, каравы бер дә күңелле түгел бит. Кеше көрәшчеләрнең тәгәрәшеп йөрүен түгел, матур алымнар карарга дип килә бит!

- Шулай инде. Кагыйдәләрне үзгәртеп кенә торалар бит.

- Татар көрәшен шулай кысаларга кертүдә кем гаепле дип уйлыйсың?

- Ул кагыйдәләрне уйлап тапкан кеше үзе көрәшеп карамагандыр дип уйлыйм инде мин. Йә көрәш белән тумыштан ук шөгыльләнгән кеше түгел инде. Көрәшнең асылын белгән кеше андый кагыйдәләр чыгармас иде.

Аннары, татарча көрәшкә классик стильдә көрәшүче егетләр дә керә инде. Алар бит билбауны бәйләп тота да белми. Болай бәйләп көрәшкәч, аларга да җайлы. Бары шул «накрывать» итәм дип чыгалар инде алар, алым ясыйм дип чыкмыйлар инде. Чөнки алар эшли дә белмиләр ул алымнарны.

- Яраклаштырып бетерәләр инде, кыскасы.

- Әйе, шуларга яраклашып бара инде. Бер караганда көрәшне дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә телиләр инде. Алдагысын күз күрер, әлегә көрәшен бик «мировой» дәрәҗәдә дип әйтә алмыйм әле.

- Кайбер илләрдә үзләренең милли көрәшләрен үзгәрттермиләр бит. Бернәрсәсен яраклаштырмаганнар, ә дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргәннәр.

- Әйе. 

Халык бердәм чөнки. Россиядә бит бердәмлек юк. Менә мин быел Төркиягә барып кайттым. Анда халык келәм янына җыела, акыра, кычкыра. Хөкемдарлар нишләргә белми куркып тора. Хәтта аларга әйберләр ыргыталар. Дөресен генә әйткәндә, дөрес түгел итеп бәяли икән көрәшне, шунда уртага чыгып сугып та егарга мөмкиннәр. Халык шулай яратып карый анда. Ә бездә куркалар. Хакимияттән куркалармы инде. Аннары, әгәр халык җыелып, көрәшчеләр бергә җыелып килеп: «Көрәшмибез! Безгә мондый кагыйдәләр ошамый!» – дип әйтәләр икән, алар берни эшли алмый бит инде бары.

- Ә нишләп көрәшчеләр шулай берләшми соң? Шуларның берсе буларак әйт әле.

- Берләшмиләр инде, белмим. Алар да үз күзлекләреннән карыйлар бит инде. Тренерларның да сүзен тыңлыйлар.

- Тренерларның нинди сүзен тыңлыйлар?

- «Накрывать» итеп көрәшмәскә өндиләр бит инде алар да. Менә мин дә күтәреп алга сала торган алым белән көрәшә башладым. Ул алымны еш эшләми идем бит. Артка таба ыргыта торган идем. Бары яңа кагыйдәләргә яраклашасың инде.

- Кыскасы, татар көрәше белән билбау арасында барган көрәштә татар көрәше җиңелеп чыгып китәргә мәҗбүр булачак...

- Киләчәктә шулай булыр инде ул. Үземнең килешәсем килми моның белән. Икесе ике көрәш бит. Аннары, Сабантуйларда бәйләп көрәшү тагын матур күренеш түгел инде ул. Халык бит инде күтәреп алып, аркага салганны ярата. Болай «сузып яткызам да, җиңәм» дигән кешене карамый да ул. Халык көрәш карарга килә, клоунланып йөргәнне карарга түгел.

Ул бәйләп көрәшүне «Минсельхоз»да гына керттеләр бит әле. Тик шулай да ул бервакыт булып алган. Шулай дип ишеткәнем генә бар. Кире бетергәннәр аны.

«Әни белән биюгә дип бара идем дә, туры спортзалга чаба идем»

- Ничә яшьтән үзең көрәшә башладың?

- Тәпи китү белән, мендәрләр белән көрәшкәнмен. Залга шул биш яшьтән йөри башлаганмын. Ике абый да көрәшкәч, әнинең апа белән мине биюгә йөртәсе килгән. Кердем биюгә, күп булса шул бер атна йөргәнмендер инде. Бер-ике көн килеп басып тордым да, минеке түгел икәнен аңлаган идем инде. Әни белән биюгә дип чыгып китә идем дә, көрәшкә кереп китә идем әти янына. Балалар бакчасы спортзалга якын. Калганнарның әниләре килеп ала иде, мин туры спортзалга чаба идем, әти шунда дип.

- Әниең сине, абыйларың кебек, көрәшче булуыңны теләмәдеме?

- Ул бөтенләй минем кыз булып тууымны теләгән. Ике малай, ике кыз булсын дип. Әни үзе биюче булган. Әллә кайларда җиңеп, Кырымга ял йортына да барган булган. Шуңа минем сәхнәгә тартылуны теләгәндер инде, биюче итәсе килгәндер.

- Тик син бары көрәшне сайладың.

- Үзеннән үзе сайланды инде ул. Үзем сайлап алдым дип кенә, көрәшеп көрәшеп тә, көрәшең бармаска мөмкин. Бәлки ул чакта сәхнә юлыннан китәр идем. Ә көрәш бара, Аллага Шөкер.

- Менә биш яшьтән алып хәзерге көнгә кадәр көрәштә иң авыр кичергән җиңелүең бармы?

- Бар. 2016 елда Татарстан беренчелегенә алты кило кудым. Ул чакта 45 кг үлчәмдә көрәшә идем бугай. Иң көчле көрәшчеләрне җиңеп бардым да, финалда 4:3 белән оттырдым. Шунда еладым әйбәт кенә. Аннары 2017дә чемпион егеткә оттырдым. Ә 2018 елда бары Россиядә чемпион калдым. Әле ул елны волейбол уйнаганда кулны сындырган идем. Атна, ун көн киеп йөрдем дә гипсны, салып ыргытып, үлчәндем дә, башта Татарстанны, аннары Россияне оттым.

Андый җиңелүләрдән соң авыр була инде. Тик тагын да катырак итеп әзерләнергә стимул да ул җиңелү. Гел җиңеп кенә барып, чемпион калып булмый ул. Әзрәк җиңеләсең дә. Аннары бөтен ярышта да отып та булмый. Чөнки синең алымнарыңа кеше өйрәнә. Аннары икенче ярышка шул алымнарга каршы торырлык итеп әзерләнеп килә. Менә минсельхозда болай көрәштем, ә Татарстан чемпионатына мин икенче төрле итеп әзерләнеп килергә тиеш дигән сүз бу. Әле үлчәү авырлыгы да шундый, 60 кг. Анда чемпионнар ел саен алмашынып тора.

«Көрәш гомерлек түгел»

- Киләчәктә тормышыңны көрәш белән бәйләячәксеңме?

- Көрәшне беренче урынга куймыйм. Укуны алгы урынга куярга тырышам. Көрәш ул гомерлек түгел, ул хобби гына. Тормышыңны көрәш белән генә бәйләү дә дөрес түгел. Шул 30га хәтле булса.. Көрәштән тора инде. 40 яшькә кадәр көрәшәм дисең икән, травмалар да килеп чыга башлый бит. Вакытында китеп калу кирәк. Эш табып, гаиләне туендырырлык булсын инде ул. Аннары бер көнне көрәшең барырга мөмкин, ә икенче көнне – юк. Эшең дә юк, көрәшең дә юк.

- Шуңа спорт академиясен түгел, ә төзелеш институтын сайладыңмы?

- Академиягә барып, тренер булыргамы? Теләк юк. Аннары әти белән әни дә җибәрмәделәр инде. Икесе дә укытучы бит, нерваларны чыгара торган эш диделәр. Көрәштә болай да чыгасы нерваларың чыга инде ул.

- Руслан абыең да тренер булырга укымаган бит, белүемчә.

- Әйе, ике абый да КГЭУны бетерделәр. Икесе дә профессияләре буенча эшләмиләр. Руслан абый көрәш белән чирле инде ул. Тик кенә тора алмый. Өйдә йөргәндә дә бәрелеп булса да китеп, көрәшергә генә тора.

- Җиңгәч мактыйлармы?

- Мактыйлар, тик миңа ошамый ул мактаулар. Шул ук кеше бит инде, җиңсәң дә, җиңмәсәң дә. Шул ук Раббани. Вакытлыча гына бит ул. Беренче көнне син чемпион, сине яраталар. Икенче көнне җиңелдең, син беркем дә түгел. Шуңа күрә тигез генә торсын иде ул. Артык мактамасыннар да, җиңгәч, хурламасыннар да.

 

«Әти тренер да, психолог та, әти дә»

- Син монда Марат Әхмәдиев кул астында шөгыльләнәсең. Ә ярышларда синең остазың буларак, келәм кырыенда әтиең утыра.

- Мин гомергә әтине язам инде. Ул көрәш буенча гына түгел, психологик яктан да ярдәм итә. Ул миңа максатлар куя. «Тиздән ярыш. Әйдә, әзерлән, улым. Көндә йөгер, аякларыңны кара», – ди. Атнага бер тапкыр шалтыратып, шулай дип әйтсә, миңа шул җитә. Ә Марат абый миңа көн саен тегене эшлә, моны эшлә дип әйтергә мөмкин, ә мин аны эшләмәскә дә мөмкин. Һәм беренче тренерны алмаштырып булмый инде. Ул туганнан бирле тренер да миңа, психолог та, әти дә.

- Ул өйдә дә тренер кебекме?

- «Главный». Мин аңа карап яшим. Еракка китәсе юк, якында гына. Әтигә карыйсы да, яшисе. Аннары ул өстәл янына килмичә, утырып ашаган юк инде безнең. Яхшы тәрбия биргәннәр. Рәхмәт аларга! Бик идеаль кеше дип мактап та сөйләмим, тик биргән тәрбиясе өчен рәхмәт.

(Раббани уртада әтисе Ришат абый белән)

- Әниең, абыйларың диндә. Син дә дин юлына басарга уйламыйсыңмы?

- Уйлыйм. Хатын белән инде, Алла Боерса. Теләк бар, инде вакыт та. Мин үземне диннән еракта дип әйтә алмыйм, әкренләп якынаям. Өч ел рәттән ураза тоттым, намаз тәртипләрен дә беләм.

- Нәрсәдән дә булса куркасыңмы?

- Якыннарны югалтудан куркам. Ул барыбер кайчан да булса киләчәк. Тик хәзер генә түгел, Алла Сакласын.

«Бәләкәй чакта бер тапкыр сөйләшеп көрәштем. Әти мәңге сөйләшмәслек итте»

- Көрәш тора-бара үзенекен итә диләр. Сәламәтлек какшый. Шуннан курыкмыйсыңмы?

- Вакытында китәргә кирәк.

- Вакыт – ул 30-40?

- Минем вакыт – беренче бала туу. Бәлки алай дип әйтү дөрес тә түгелдер, чөнки көрәшкә карап ташлыйлар бит инде. Бара икән көрәшең, көрәшәсең. Тик артык соңларга ярамый. Менә Руслан абый вакытында китте. Хәзер ике баласы бар. Аңа матур көрәше өчен Әлмәт ягыннан ярдәм дә әйбәт булды. Аның әзерлек вакытында тезе китте. Шуннан ул савыгып китә алмады инде. Әти: «Иртәрәк киттең», – ди аңа гел. Әти үзе армиядән кайткач кына көрәшә башлаган. Ә без туганнан бирле сына-сына көрәштек. Минемчә, ул вакытында китте.

- Көрәшеп алган иң зур бүләгең нинди?

- Берәнтекләп санап утырып булмый инде, машина откан юк бит. Сезоны белән әйтсәм була. Менә быелгы Сабантуйлар сезоны әйбәт булды. Саллы-саллы бүләкләр, акчалата премияләр бирделәр. Алты тәкә оттым, Аллага Шөкер. Машинаны ала идем дә, чыгып китә идем. Аннары тәкә белән кайта идем. Беренче көннәрне капканы үзем ачып керә идем, соңга таба капка үзеннән үзе ачыла башлады (көлә). Үлчәү авырлыгы бәләкәй бит инде, ышанмыйлар иде тәкә отып кайтыр бу дип.

- Буең Аллага Шөкер шул. Югарырак үлчәү авырлыгына кереп карарга уйламыйсыңмы?

- Телим инде, югарыга менә башларга вакыт инде. Күп кеше әйтә аны. Мин бит 64-65 кг гына. Ә калганнар җиде-сигез кило куып көрәшә. Куаласың икән аны, нигә кумаска? Аннары үзеңә җиңелрәк була бит. Син шул 64 кг белән 65 керәсең, ә калганнар 71дән куа да, икенче көнгә ашап, хәл җыеп киләләр. Ул бит үзен сиздерә.

- Кулыңны йөрәгеңә куеп әйт әле: сөйләшеп көрәшкәнең бармы?

- Мин яратмыйм андый көрәшне. «Әйдә, менә шулай көрәшик» әле дигән кешеләр бар инде ул. Бәләкәй чакта шаярып, бер малайга җиңелгән идем. Сөйләшкән булдык инде үзебезчә. Әти мәңге сөйләшмәслек итте шуннан соң. Ул бит инде нык сизелә. Әти «молодец, улым, булдырдың» дип әйтмәде инде. Төннәр буе сүкте. Гомергә сөйләшмим дип ант иттем шунда.

Сабантуйларда кайчак килеп әйтәләр: «Энекәш, әйдә күтәреп кенә сал да, бетте», – дип. Кемнең нинди дәрәҗәдә көрәшкәнен бары беләсең бит инде. Олырак абзыйлар белән каты итеп көрәшеп, башы белән кадап куйсаң, алар имгәнеп тә чыгып китә ала бит. Алар инде шул Сабантуй булган өчен генә чыгалар, призы да, акчасы да, тәкәсе дә кирәкми аларга.

- Зур-зур көрәшчеләрнең синең алда сөйләшеп, келәмгә чыгып театр куйганнары бармы?

- Бар инде, ничек булмасын. Һәр ярышта була ул, рәсмиләрендә дә. Акча бүләләр инде. Кем икәннәрен әйтеп тормыйм инде. Көрәшергә чыккансың икән, көрәш инде кешечә. Менә шундыйларны төшереп калдыра торган закон кертсәләр, әйбәт булыр иде ул. Халык алдында дәрәҗә дә күтәрелә бит.

«Дуслар, качып этлек эшләсәләр дә, миңа белдертмәсеннәр иде»

- Мин егетләр дуслыгына ышанам. Чын дусларың бармы?

- Бар. Күпме шаярып-нитеп йөрсәк тә, Марат белән Камил исемле егетләрне чын дусларым дип әйтә алам. Мин аларга таяна алам, Аллага Шөкер. Мин бер сүзне әйтү белән, алар әйтергә теләгән җөмләне аңлыйлар.

Акча артыннан куган кешеләр бар. Акча бүген бар, иртәгә – юк. Акча булганда сине яраталар, бетә икән – яратмыйлар. Андый дусларны дуска санамыйм. «Әйдә шунда барыйк әле», «Әйдә кафега киттек» дигәннәре була инде. Анда бит акча кирәк. «Әйдә, һава сулап, сөйләшеп керәбез» дигәннәре күбрәк булсын иде.

- Дуслар дип йөргән кешеләрнең көнләшеп, начарлык эшләгән чаклары булдымы?

- Мин сиздерерлек иттереп, андый әйберләр эшләгәннәре юк әле, Аллага Шөкер. Андый хәлдә калган булмады, калырга да язмасын инде. Минем артта этлек эшләп йөрсәләр дә, миңа сиздермәсеннәр иде. Бәлки инде эшләгәннәре дә бардыр. Мин үзем дә идеаль кеше түгел бит.

- Кемнең кем икәнен беләсең килми мени?

- Белдем ди, аны үзгәртә алмыйм бит инде бары. Тотып, сугып кына әллә нәрсә эшләтеп булмый, бары шул ук кеше булып кала. Барыбер белмәвең яхшырактыр дип уйлыйм.

- Син һәркемгә күңелеңне ачып сала ала торган кешеме?

- Миңа күп вакыт кирәкми. 20-30 минут сөйләшеп утыргач, кешенең характерын аңлагач, ачыла башлыйм. Бәлки ачык кеше дип тә буладыр, кемдер еллар буе йөри бит әле. Аралашудан тора инде, карашып утырып кына сөйләшеп китеп булмый бит.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирәсең?

- Тырышып яшәгән кешеләрне яратам. Әти ярдәм итсен әле, әни ярдәм итсен әле дип, күктән төшкәнне көтеп утырган кешеләрне үз итмим. Эшләп йөрсен ул шунда 200-300 тәңкәгә, тик торганнан әтисеннән 2000-3000 сорап алганчы. Шул 200-300 тәңкәгә эшләп йөргән кеше тырышып яши бит. Ә тегесе әтисенең «халявный» акчасын эчәргә тота инде.

«Хәзер егетләр бизәнеп йөри, кызлар тәмәке тарта»

- Режим дисең, тик барыбер 11 дә ятып йокламыйсың бит инде. Дискотекаларга да баргалыйсыңдыр?

- Әллә нигә бер була инде. Быел барган юк әле. Узган ел минсельхоздан соң күбрәк йөрелде. Аннан аңладым инде кирәк нәрсә түгел икәнен. Режим бозыла, иртәнге йөгерүләр онытыла, параларга йоклап каласың шул клуб аркасында. Күпме нәрсәне югалтырга туры килә бит.

- «Яшьлек бит ул бер генә килә!» дигән сүзләр дә бар бит.

- Килешүен килешәм. Тик яшьлек дип, эчеп, башың китеп йөрмәскә кирәк. Яшьлекне нормаль итеп тә үткәрергә була бит. Гаилә булгач, бары тик торганнан чыгып китеп булмый. Дуслар белән җыелып, шашлык пешереп, көлешеп-шаярышып алу да җитә. Яшь чакта гына була инде анысы. Аннары гаилә, хатын, балалар, мәктәп...

- Син гел «гаилә», «хатын», «балалар» дип кабатлап кына торасың. Әллә өйләнергә җыенып йөрисеңме?

- Хәзер үк түгел инде. Укуны бетергәчтер. Гаиләдә мин иң кечкенәсе. Әби белән бабай җылысын тоеп үсә алмадым. Минем теләгем шундый: минем балалар әти белән әнине исләрендә калдырсыннар, әби белән бабайлы булып үсеннәр иде.

- Йөргән кызың бармы?

- Аралашкан кызлар бар. Башны югалтып йөргән кызлар юк әле.

- Синең тормыш иптәшең нинди булырга тиеш?

- Ул миңа терәк булып яшәргә тиеш. Клубларда йөреп, кальяннар тарта торган кыз минем өчен минуста. Ул клубка чыгып китеп, аны шуннан эзләп табып, алып кайтырдай кызлар белән яшәмәм дип уйлыйм. Һәм кыз кеше егетеннән алда кычкырмаска тиеш. Егет кеше дә башта киңәшләшә бит. Тик соңгы сүз бары аның авызыннан әйтелергә тиеш. Гаиләдә хатын-кыз баш була икән, минемчә, ул гаилә дип аталмый инде. Шул.

- Хәзер кызлар бозылдымы?

- Кызлар бозылды дип кенә, егетләре дә бозылды инде аның. Егетләр кызлар кебек бит хәзер, кызлар егетләр кебек. Егетләр бизәнеп йөри, кызлар тәмәке тарта. Оялмыйлар да алар: урамнан тарта-тарта үтәләр. Тәмәке тарту чик инде ул. Авылда комбайнда эшләгәндә кабинада тәмәке тарта иде бер абый. Аның исеннән башлар әйләнә иде. Тәмәкене җенем сөйми. Кальян тартмаганга да күп булды инде. Тартасы да килми, ияләшү дә булмады, Аллага Шөкер.

- Тәмәке тарткан, эчкән кызлар синеке түгел дисең инде. Егетләр гел шулай дигән булалар. Ә менә үлеп китеп гашыйк булдың ди?

- Андыйны очратырга язмасын инде. Мондый хәл барыбер булмаячак, йә акылга кертәм инде мин аны. Аңлый торган кеше була икән, акылга киләчәк. Ярата икән, ташлый инде. Егет кеше дә шулай ук бит.

- Улларың туды да көрәшә башлады ди. Нәрсә эшләячәксең: җитте дисеңме, йә әйдә, көрәш диячәксеңме?

- Үзеннән тора инде. Мин аны мәҗбүр итмәячәкмен. Минем видеоларны карап, мендәр белән булса да көрәшәчәк инде ул. Руслан абый улы турында әйткән була: «Көрәшмәячәк ул, көрәшмәячәк. Футболга бирәм, хоккейга бирәм», – ди. Көрәшмәс! Үзе белән залга йөгереп бара инде. Шулай ук аякка басу белән мендәр ата башлаган иде инде ул да. Әкренләп көрәшче булып килә инде.

Кызым туса, гимнастикага бирер идем. Көрәш түгел инде! Үзем каты итеп «Юк!» дип әйтәчәкмен. Килешми бит инде. Егет кеше тормышны алып барганда да көрәшеп яши, хатын-кыз өйдә тора бит. Дүрт-биш ел көрәшә икән, аннары ире артында качып торачак инде аның.

«Актаныш өчен көрәшергә яратам»

- Киләчәк дип сөйләштек. Киләчәктә Актанышка кайтып төпләнергә уйламыйсыңмы?

- Алдан әйтә алмыйм. Перспектива булса, төпләнергә дә була инде дип уйлыйм кайчак. Эш ничек була инде.

- Сине хәзер Актанышның өмете диләр. Киләчәктә дә Актаныш өчен генә көрәшәчәксеңме?

- Кем әйтә (көлә)? Бүгенгесе көндә Актаныш өчен көрәшәсе килә, яратам Актаныш өчен көрәшергә. «Нургалиев Раббани – Актаныш» диләр, мин чыгам горурланып. Анда, мисал өчен, «Нургалиев Раббани – Әгерҗе» дип әйтәләр икән, нинди Әгерҗе инде. Алдан, әлбәттә, бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Перспектива дигән әйбер дә булырга тиеш.

- Актаныш ул яктан юмартмы?

- Әлегә бик юмарт дип әйтә алмыйм (көлә). Мин Актаныш өчен көрәшкәч, әти-әнигә дә рәхәт. Аларның да дәрәҗәләре күтәрелә бит. Миңа шул рәхәт. Күчеп йөрүчеләр бар. Көрәш барганда файдасын да күреп калырга кирәктер, дөрес эшлиләр.

- Популяр буласың киләме? Киноларда, клипларда төшәр идең.

- Юк. Бары минем «нормальный» кеше икәнне белсеннәр, шул җитә. Популярлык белән дусларың да, дошманнарың да күбәя инде. Кирәк түгел.

- «О, Раббани абый!» дип карап калып, синең кебек көрәшче булырга теләүче балаларга киңәшләр бир әле.

- Андыйлар бар микән ул (көлә)? Иң мөһиме, максат куйсыннар. Һәрбер тренировкага нинди дә булса максат белән килергә һәм шул максатка ирешергә кирәк. Ярышка да «җиңәм» дигән максат белән киләсең икән, максатыңа тугъры калсаң, җиңеп чыгасың.

- Татарча берәр куплет шигырь беләсеңме? Сөйләп күрсәт әле.

- Беләм.

«Мин күп күрдем филдәй кешеләрне,

Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән

Кеше булган иң чын адәмне».

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sport/k-r-shche-rabbani-nurgaliev-ber-tapkyr-s-yl-shep-k-r-shtem-ti-m-ge-s-yl-shm-slek-itte/

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: