Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районы укучылары ГТО нормаларын тапшыра

Бүген мәктәп укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча Җәйге фестивальнең район этабы уза. Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак.

11-12, 13-15 яшьлек укучылар ГТО нормативларының 3, 4 баскычларын үтү өчен  алты спорт төре (йөзү, турникта тартылу, гәүдәнең сыгылмалылыгы,  пневматик винтовкадан ату, 150 граммлы тупны ераклыкка ату, 60, 1500, 2000 метрга йөгерү) буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр.
 
Нигезләмә буенча, Җәйге фестивальдә район җирлегендәге һәр мәктәп тә катнашырга тиеш. Урта мәктәп  - 8 укучы, төп мәктәп 4 укучы белән ГТО нормаларын тапшырырга бурычлы. 

Үзәк стадионда иртәнге сәгатьләрдә үк старт алган фестивальгә беренчеләрдән булып Актанышның 1, 2 санлы мәктәпләре, Кадет, Татар Суксу урта мәктәбе, Богады, Меңнәр, Татар Ямалы, Уразай төп гомуми белем бирү мәктәпләре килгән иде. Көн дәвамында башка мәктәпләр дә килеп, ГТО нормативларын тапшырып китәчәкләр дип ышандыра оештыручылар. 
 

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ АСТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев