Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районында өстәл теннисын кемнәр иң әйбәт уйный?

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы- 2022 кысаларында өстәл теннисы ярышы үткәрелде.

Өстәл теннисы - Җир шарында иң популяр спорт төрләренең берсе булса, Актаныш җирлегендә дә әлеге уенга әвәсләр күп. Бүген "Батыр" спорт үзәгендә өстәл теннисы ярышы дәррәү, зур оешканлык белән үтте. Кызу һәм елдам уен барышында беренчелеккә хатын-кызлар арасыннан Ләйсән Газизова(Пучы), ир-атлардан - Дилүс Фәхруллин чыксалар, призёрлар(2 һәм 3 урыннар) -Айзилә Хуҗина(Киров), Гөлфия Әсәдуллина(Актанышбаш), Айгиз Мәгъданов(Киров) һәм Рушан Закирҗанов(Татар Суыксуы) булдылар.

Җиңүчеләрне ихлас тәбрик итәбез, һәрчак актив тормыш позицияле һәм спортка мөкиббән калуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев