Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш Сабан туеның Баш батыры- Татар Суыксуыннан Азат Габдрәшитов

Сабан туе авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерү, киләчәккә өмет белән карау, гореф-гадәтләрне искә төшереп кулланылышка кертү, спорт ярышларында көч сынашу фестиваленә әверелде.

Быелгы Сабан туеның Баш батыры исеменә хаклы рәвештә Татар Суыксуыннан Азат Габдрәшитов лаек булды.

Финал ярышына килеп җиткәнче Азатка барлык көндәшләрен отарга туры килде. Финалда исә ул узган елгы көндәше, Теләкәй егете Фарис Хуҗин белән кабат очрашты. Икесе дә ирекле көрәш буенча чемпион титулларына ия көрәшчеләрнең бил алышуын мәйдан тын да алмый күзәтте. Баштарак берничә балл җыйган Азат Фарисны дүртенче алышта чистага алып салды. 
Финалга чыгучы көрәшчеләрнең барысы да Актаныш районында туып-үскән, үзебезнең танылган спорт осталары кул астында тәрбияләнгән асыл егетләр. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең республика районнарына юллаган хатында Сабан туе көрәше гадел булырга тиеш дигән юллар бар иде. Афәрин, Сабан туе халкыбызга харәмләшүләрсез, матур көрәш мизгелләре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев