Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов һөнәри бәйрәмнәре көнендә ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган турнир үткәрделәр

Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов һөнәри бәйрәмнәре көнендә ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган турнир үткәрделәр, иганәчелек ярдәме дә күрсәттеләр.

-ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган турнир үткәрергә бик теләп алындык. Ил күләмендә бәйрәм уңаеннан зур чаралар үткәрелде. Комсомол ул – безнең яшьлек,безнең тарих, безнең тәрбия. Мәктәптән үк комсомол эшчәнлегендә катнашып, армиядә хезмәт иткәндә дә, хезмәт урыннарыбызда да җаваплы вазифалар башкардык. Укучыларыбызга да тарихыбызны, башкарган эшләребезне, комсомол рухын һәм тәрбиясен күрсәтәсебез, төшендерәсебез килде. Ярышка өлкән буынны – шахмат ветераннарын да чакырдык, - диделәр тренерлар, үзләренең иң кадерле истәлекләрен яңартып, укучылар белән дә уртаклаштылар.


Илдар Сәрдар улы КФУда биофакта укыган вакытында комсомол секретаре итеп сайлана. Биофакның студентлар отрядын җитәкләгәндә өч ел комиссар, соңыннан командир була. 1970 елларда Актаныш хастаханәсен һәм КамАЗны төзүдә катнаша. Фәһим Галим улы армия сафларында су асты көймәсендә хезмәт иткәндә комсорг итеп сайлап куела, ике ел әлеге вазифаны башкара. Аккүз мәктәп директоры булып эшләгән еллары да җәмәгать эшчәнлеге белән бәйле аның. “Чишмә” хуҗалыгында партком секретаре була ул, пропагандачы да. Шул елларда алган мактау кәгазьләре,  дипломнары да алар өчен бик кадерле.


Турнир бәйрәм рухында булса да, гадел һәм киеренке барды. Нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


КПРФның Актаныш районы башлангыч оешмасының 1 нче секретаре Мөнир Гомәров үзе дә шахмат турнирында катнашып, тренерларның комсомол эшчәнлегендәге һәм тренер-остаз буларак куйган бүгенге лаеклы хезмәтләрен бәяләп, Илдар Имамовка һәм Фәһим Галимовка КПРФ ҮКның “Ленин комсомолына 100 ел” орденын тапшырды.


Хөрмәтле тренерлар! Сезне чын күңелдән шушы искиткеч бәйрәм – тренерлар көне белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегез, түземлегегез һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Районның шахмат өлкәсендәге казанышлары – бу сезнең хезмәтегез. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы укучылар, барлык теләкләрегез тормышка ашуын һәм уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев