Актаныш

Актаныш спортчылары район башлыгы призына көч сынаша

Бүген "Батыр" спорткомплексында ак кимоно кигән бакча балалары, укучылар көч сынаша.. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов призына турнир үткәрелә.

Егетләр һәм кызлар арасында дзюдо ярышы уза.

Актаныш, Яр Чаллы, Алабуга, Башкортостанның Нефтекама һәм Дүртөйле шәһәр-районнарыннан килгән 100 якын яшь көрәшче мәйдан тота. 

Иң көчлеләр, җитезләр Актаныш муниципаль районы башлыгы призына лаек булачак.

Көрәшчеләргә рухи ныклык һәм күркәм казанышлар теләп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: