Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

"Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгына багышланган велойөреш уңышлы тәмамланды

"Актаныш таңнары" газетасының нәшер ителә башлавына 90 ел. Әлеге юбилейга багышлап район авыллары буенча велойөреш узды.

       Кичә районыбызның спорт сөючеләре Актаныш- Чишмә-Киров-Бикчәнтәй, Иске Кормаш-Татар Суыксуы-Татар Ямалысы авыллары маршруты буенча 90 чакрымлы велосәяхәт ясады.

        Бүген спортчыларыбыз төш вакытына кайтып җитте.
           Татар Ямалысы авылында газета укучылар белән очрашканнан соң табигатьтә төн кунды алар.     

         Бүген Татар Ямалысы-Такталачык-Уразай-Актаныш маршруты буенча юл уздылар.

     Район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев велойөрешнең инициаторы "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиевка рәхмәт белдерде. Велойөрешне беренче тапкыр моннан 3 ел элек, ул вакыттагы район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев оештырган. Былтыр да әлеге күркәм традицияне саклап бу спорт чарасы узган иде. 


- Районыбызда сәламәт яшәү рәвешенә тартылучылар артуын күрәбез. Урамда велосипедта йөрүчеләр дә күбәя. Киләчәктә аларны үзебезнең велойөрешкә көтеп калабыз,- диде Ленис Әнәс улы спорт чарасына йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев