Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның “Бүләк” лагеренда ял итүче 87 укучы ГТО нормаларын тапшырды (фотолар)

"Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагереның өченче "Иҗат" сменасында 125 бала ял итә. Яшь сәләтләр физкультура-спорт белән дә дус.

"Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагереның өченче сменасында 125 бала каникулларының 21 көнен файдалы, кызыклы үткәрә. Иҗатны үз иткән яшь сәләтләр физкультура-спорт белән дә дус. 87 малай һәм кыз ГТО нормаларын тапшырды. Нәтиҗәләр билгеле: 13 бала”Алтын”, 12се “Көмеш”, 15е “Бакыр” нормативларын үтәде.  Остазлар да бу әһәмиятле чарадан читтә калмады, укучыларга үрнәк күрсәтеп 11 катнашучының барысы да ГТОның “Алтын” дәрәҗәсен алуга иреште. 
“Бүләк” лагерена юллама бәясе нибары 2696 сум. Калган сумманы дәүләт дотацияли. 59 ата-ана кешбэк аша түләгән сумманың 50 процентын кире кайтарып алган. Балалар туристлык кешбэгы федераль проект кысаларында тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев