Актаныш

Актанышның яшь футболчылары республикакүләм турнирда призлы урын алды

Актанышның яшь футболчылары «Күн туп» республикакүләм футбол турнирында өченче урынны алды. Ярышлар 21-23 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә узды.

Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2011-2012 елда туган футболчылар «Иман» спорт мәктәбендә Салават Кашбразиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

«Егетләрне зур җиңү белән ихластан котлыйбыз! Афәрин!», диелгән Актаныш муниципаль районының рәсми сайтындагы хәбәрдә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: