Актанышның җыелма командасы Сабан туендагы волейбол ярышында I урынны отты
Волейбол спортын сөючеләр өчен Сабан туенда ике мәйдан эшләнгән иде. Беренчесендә ир-егетләр, икенчесендә хатын-кызлар командалары җиңү өчен тырышты.
Классик волейбол уены нәтиҗәләренә килгәндә, ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын- Актанышның җыелма командасы;
2 урында- Актанышның икенче санлы мәктәбе;
3 урында- Дүртөйле егетләре;
4 урында- 2006-2007 елгы уенчылар;
5 урында- Татар Суыксуы командасы.
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын- Чаллы командасы;
2 урын- Актанышның җыелма;
3 урын- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары;
4 урын- Актаныш муниципаль хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев