Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта “Аҗаган“ хәрби-патриотик уеннарының зона этабы узды

Биредә ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт уеннары каралган иде.

Актанышта зонакүләм  “Аҗаган“ хәрби патриотик-уеннары узды. Уеннарда көч сынашырга Алабуга, Яр-Чаллы, һәм Тукай командалары килде. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар инде күптәннән уздырыла. Аларга укучылар ел әйләнәсе әзерләнә.

Уенда катнашучы командалар сигез спорт төре: пневматик мылтыктан ату, граната ату, строй әзерлеге, дистанциягә йөгерү, егетләр турникта тартылу, кызлар гәүдәне идәннән күтәрү, автомат сүтеп җыю, йөзү ярышлары  буенча көч сынаштылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев