Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АКТАНЫШТА ГТОНЫҢ 90 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ИКЕНЧЕ ВЕЛОЙӨРЕШ УЗА

Бүген спорт сөюче райондашларыбыз бер тәүлеклек маршрут буенча велосипед йөрешенә сәяхәткә чыкты.

Велойөрешкә Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион мәйданында старт бирелде. Велосипедчылар Татар Суыксуы авылы аша барып Татар Ямалысы авылында төн куначаклар.

Велойөреш ГТО ның 90 еллыгы уңаеннан уза һәм 90  километр юл үтү максат итеп куела. 

Мәгълүмати партнер- "Татмедиа" АҖ "Актаныш-информ" мәгълүмат ресурслары. 

Велойөрештә 9 спортчы белән бергә
"Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев та катнаша. 

Бүгенге спорт чарасында катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев