Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АКТАНЫШТА КЫЗЛАР ДА КӨРӘШӘ: Бүген Кыш бабай призына көрәш бәйгесе узды

Бүген "Батыр" спорткомплексында Кыш бабай призына милли көрәш бәйгесе уза. Районның барлык мәктәпләреннән дә укучылар бүгенге ярышта көч сынашачак. Җиңүчеләр 11 үлчәү авырлыгында билгеләнәчәк. Көрәш бәйгесенең ачылу тантанасын район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев ачып җибәрде.

    Әхмәтова Румия Яңа Әлем мәктәбенең 6 сыйныфында укый. Остазы- Ришат Нургалиев. Бүген Румия Кыш бабай призына уздырылучы бәйгедә катнаша.

Румия  бию 1 сыйныфта укыганда  бию түгәрәгәгенә йөри башлый. Әмма күңеле биюгә ятмый. Игезәк туганы Рушан көрәш белән 
 шөгыльләнергә чакыргач, спортзалга  килә.
Шул көннән башлап кыз көн саен көрәш серләренә төшенә.
Румия Мөслим районында һәм кадет-интернат мәктәбендә узган бәйгеләрдә катнашып III урын алуга ирешә.

- Бүгенге  ярышта егетләр белән көрәшергә туры килә инде. Көрәш кызыклы спорт булса да, кызлар өчен авыррак. Шуңа шөгыльләнүчеләр бик сирәк,- ди Румия. 
Көрәш көчне арттыра, чыдамлылык тәрбияли, өйдәге эшләрне эшләгәндә көчем артканын сизәм дип тә өсти кыз үзе турында таныштырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев