Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә шахмат турниры старт алды

Шахматны үз итүчеләргә Наил Мөхәммәтҗанов исеме яхшы таныш.

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта тугызынчы тапкыр үткәрелүче авыл районнары командалары арасында республика беренчелеге быел шахматчыларны 20-21 апрель көннәрендә үзенә җыйды.  Актаныш һәм республиканың бик күп командаларыннан тыш, быел турнирда Башкортстаннан да шахматчылар катнаша. 188 шахматсөяр шул  рәвешле Наил Мөхәммәтҗанов исемен мәңгеләштерә. 

Реклама

Шахматны үз итүчеләргә Наил Мөхәммәтҗанов исеме яхшы таныш - республикада бу спорт төрен үстерү, Татарстанның җыелма командасын булдыру, районнарда, авылларда үсеп килүче яшь шахматчыларны зур спортка тарту юнәлешендә армый-талмый хезмәт куйган фидакарь, күп тапкырлар Татарстан чемпионы, СССР спорт мастеры, халыкара арбитр, республика шахмат федерациясе вице-президенты вазифасында хезмәт куйган кеше ул.
М

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев