Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта узган волейбол ярышында Чирмешән җитәкче хатын-кызлары җиңде

26-28 май көннәрендә Актанышта муниципаль хезмәткәрләрнең хатын-кызлар волейбол командалары арасында республикакүләм волейбол ярышы узды.

               Актанышның "Батыр" спорткомплексында Татарстанның муниципаль районнарыннан 15 команда туп чөюдә көч сынашты.

            Волейбол ярышы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында уза. Спартакиада берничә ярышны эченә алган. Беренчесендә муниципаль хезмәткәрләр  чаңгыда узышкан иделәр, калганнары исә көз айларына билгеләнгән. 


           27 майда җитәкче хатын-кызлар волейбол уенының төркемле ярышында, ә 28 майда чирек, ярымфинал һәм финал уеннарында көчләрен сынады.

Актанышның җыелма командасы 15 команда арасында 7 урынга лаек булды. Остазлары Ленар Ибнеев.         

        Финалда I урын өчен Чирмешән һәм Кама Тамагы, III урын өчен Менделеевский һәм Теләче районнары командалары тырышты. 

Уеннар кызганнан кызды. Бер генә команданың да бирешәсе, җиңелү ачысын кичерәсе килми.

Финалда чыгыш ясаган гүзәл затларның җитез, төгәл, тиз реакцияле, көчле булуларына сокланып утырдык.

          Җиңүгә хаклы рәвештә Чирмешән командасы лаек булды.

II урында Кама Тамагы, III урында Теләче кызлары.

Иң-иңнәрне Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләп медальләр, мактау кәгазьләре һәм кубок тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев