Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта җәйге спартакиада узды (+ ФОТОЛАР)

11 май көнне үзәк стадионда ТАССРның 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиада узды.

Мәктәп укучылары 6 төр аралыкка йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча көчләрен сынады. Һәр бәйге буенча нәтиҗәләр билгеле булганнан соң шәхси беренчелек җиңүчеләре ачыкланды.

Командаларга килгәндә, төп белем бирү мәктәпләре буенча Әтәс-1, Яңа Әлем-2, Күҗәкә-3, урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренче санлы Актаныш-1, икенче санлы Актаныш-2, кадет-интернат мәктәбе 3 урында. Җиңүчеләрне пионерия көне уңаеннан КПРФның Актаныш районы җирле бүлекчәсе активы да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев