Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышка Татарстан һәм Башкортстаннан Наил Мөхәммәтҗанов исемендәге шахмат ярышына 160 бала килде (фото һәм видео)

Бүген Актанышта зур шахмат бәйрәме. Татарстаннан 10 һәм Башкортстанның Дүртөйле районыннан бер команда Наил Мөхәммәтҗанов исемендәге шахмат турнирына килде.

                      Унөченче тапкыр узучы шахмат турнирының ачылу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.

Вакытларын жәлләмичә кунакчыл Актаныш төбәгенә килгән уенчыларны сәламләп рәхмәт сүзләрен әйтте. Яшь шахматчыларга уңышлар теләде.

Наил Мөхәммәтҗанов кебек шахмат спортын яратып, туган җиребез, туган республикабыз,  өчен янып яшәүче кеше булырга чакырды. Шахматта гына түгел, тормышта да җиңүчеләр булып калырга өндәде. 

                  Әйе, Наил Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасында, бигрәк тә авыл районнарында шахмат спортын үстерүгә җаны-тәне белән бирелгән шәхес, бүгенге шахмат мәктәбенә нигез салучы. Наил Ибраһим улы  СССРның спорт мастеры, озак еллар ТР шахмат федерациясе вице-президенты булып тора. Актанышта шахмат хәрәкәтенең башланып китүе дә аның исеме белән бәйле.

Танылган шахмат остазы Илдар Имамов Наил абыйның ел саен карлы буранлы көннәрдә дә Казаннан Актанышка кайтып турнирлар оештыруын, ярышларның матди ягын кайгыртуын, Алисә Галләмова кебек гроссмейстерларны Актанышка алып килеп балалар белән бер тактада уеннар оештыруын билгеләп үтте. "Наил Мөхәммәтҗанов кебек шәхесләрнең исеме онытылырга тиеш түгел!" диде ул. 

           Шахматчыларның якын дусты, иганәче "БлагоДарение" фонды директоры Фәрит Салихов балаларны шахмат дөньясындагы яңалыклар белән кызыксынып барырга, танылган уенчылар катнашкан ярышларны карарга тәкъдим итте. 

               Шахмат турнирына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылганнан соң старт бирелде. 

            Ярышларда 160тан артык бала катнаша.

Арада мәктәп укучыларыннан тышы, 2017 елгы балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә бар.   Уенчылар 35 командага бүленеп беренчелек өчен көчләрен сынаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев