Актанышның «Дулкын»ында: Иң шәп йөзүчеләрне тәрбиялиләр
Бүген «Дулкын» бассейнында күнекмәләр елы тәмамланды.
Бу уңайдан кичә һәм бүген ярышлар да оештырылды биредә. Суда йөзү — файдалы һәм саулыкны ныгытуга булышлык итүен язып торасы да юк! Моны һәрберебез яхшы белә. Шөкер, Актанышыбыза йөзү спорты мавыгам дисәң дә, профессиональ рәвештә шөгыльләнергә теләсәң дә... Әлбәттә, якты юл! Барлык кирәкле шартлар белән район үзәгендәге бассейн шактый уңышлы эшләп килә. «Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе иясе, Йөзү секциясе җитәкчесе, тәҗрибәле тренер Олег Витальевич Ваганов һәм тормыш иптәше, тренер Марина Афанасьевна белән тиз генә сөйләшеп алдык:
— Бүген без 2022-23нче спорт сезонын яптык. Монда иң көчле йөзүчеләребез, 2-11 сыйныф укучылары, безнең чыгарылыш елы йөзүчеләребез катнашты. Иң-иңнәр билгеләнә, дип укучылары өчен бары тик горурлык тойгылары белән әйтте безгә мөхтәрәм остазлар.
— Иганәчеләребезгә бик зур рәхмәт! Барлык ярышларга барган чакта да алар саллы гына ярдәм итәләр.
Менә алар — Айдар Иманаев, Ленар Вилданов, Айзат Сәйфутдинов, Айзат Газизҗанов һәм Динар Рәхимов.
Адилә Гаянова, Актанышның беренче санлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы:
—Соңгы елым, соңгы ярышларым! Бераз күңел түренә моңсу да, шатлыклы да.
Йөзү спорты белән кайчаннан алып шөгыльләндең, үскәнем?
— Беренче сыйныфтан бирле түгел, 7 ел шөгыльләндем. Бүген район беренчелегендә җиңүгә йөз тотам. Бик күп төрле дистанцияләр бар. Комплекслы 100 метр, 50 метр кроль ысулы белән йөзү бар. Ярышлар ике көн булды. Йөзү секциясен әйбәт кенә тәмамладым, Диплом алдым.
Остазларыңа да рәхмәтең зурдыр, Адилә?
— Әлбәттә, алар икенче әти-әни кебек булдылар.
Алга таба планнарың нинди?
— Алга таба да спорт юнәлеше ташларга исәп юк. 9 сыйныфтан китәргә карар кылдым. Чаллыга көллияткә укырга керергә җыенам. Тренер буласым киләм, үзләремнең тренерларымнан үрнәк алам.
Димәк, Адиләгә шушы секциягә йөрү — булачак һөнәрен сайлауга да тәэсир иткән.
— Бик яратып йөриләр. Сәламәтлек өчен, умыртка өчен бик файдалы спорт төре. Тренерлар бик таләпчән. Нәтиҗәләр дә бик куанычлы, ди балалары өчен җан атучы әти-әниләр дә, дәү әти-әниләре дә.
Ахырдан йөзү спортын үз иткән, якын иткән яшь райондашларыбыз матур итеп бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев