Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның инвалидлар оешмасы актив тормыш белән яши: Матур җиңүләр яулана, саулыклары чикле райондашларга баллар таратыла

Шушы көннәрдә безнең редакциябездә хөрмәтле кунак, Актаныш районының инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Сөнгат кызы Разетдинова булды. Аның белән булган әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

Хәерле көн, Фәйрүзә Сөнгатовна! Хәбәрдарбыз, безнең районның инвалидлар оешмасы вәкилләре төрле ярышларда, махсус ярышларда зур җиңүләргә даими ирешәләр. Күптән түгел, башкалабызда үткәне турында сөйләп үтсәгез иде.

- Исәнмесез, 17, 18, 19нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә спортны сөйгән ивалидларыбыз арасында голбол уены буенча республика күләмендә ярыш оештырылды. Бу уен бик катлаулы, бик авыр уен. Баш та без барыргамы яки юкмы, дип аптырап та калдык. Берникадәр уйлагач, фикерләшкәч бар көчебезне туплап катнашырга булдык. Үзебезнең мөмкинлектән килгәнчә бик нык әзерләндек.

Бу ярышларга Татарстаныбызның төрле төбәкләреннән спортчылар килгән идеме?

- Голбол уенына бик күп шәһәрләрдән: Чаллы, Казан, Әлмәт, Азанакай шәһәрләреннән һәм шулай ук Саба, Актаныш, Мамадыш, Чирмешән, Кукмара, Әгерҗе районнарыннан катнашучылар килгәннәр иде. Ярыш бик көчле һәм киеренке барды, Юлай.

Башка ярышлардан аермалы буларак, голбол ярышында кунак булып Мәскәү шәһәреннән дә сәламәтлекләре чикле спортчыларыбыз да бар иде. Алар башка командалар белән дә уйнадылар, иптәшләрчә очраштылар. Әлбәттә, мәскәүлеләр бик әзерлекле команда, аларга безнең арада тиңнәр юк! Икенче көнне алар Нижневартовск шәһренә ярышырга киттеләр.

Ничек кенә булса да, Актаныш спортчылары бирешмәдеме, матур уңышларга ирештеме соң, Фәйрүзә ханым?

- Бирешмәделәр! Урыннар шәһәрләр һәм районнар арасында бергә чыгарылды. Беренчелек - азнакайлыларда, 2нче урын - чистайлыларда, ә 3нче урын - безнең Актаныш районы спортчыларында. Әгәр дә, урыннар районнар арасында чыкса, без 1нче урында булыр идек!

Әлбәттә, мактауга лаек безнең инвалидларыбыз!

- Безнең спортчы инвалидларыбыз үзләренең сәламәтлекләре чикле булса да, бар тырышлыкларын куеп ярыштылар. Сокланырлык күренеш бу. Аларның һәрберсе дә грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

Форсаттан файдаланып, авыл җирлекләребезнең башлыкларына да рәхмәтлегебезне җиткерәм, чөнки нәкъ алар үзләренең җирлекләрендә яшәүче спортка мөкиббән инвалидларны юлга чыгарып, каршы алып торалар.

Инвалидларыбызга изге йөрәкле, миһербан калебле якташларыбыз әледән-әле ярдәм итеп торалар бит. Бу хакта да бәян итеп үтсәгез иде.

- Безнең Иске Бикчәнтәй авылыннан Раян һәм Зилира Нәбиеваларга сәламәтлекләре чикле райондашларыбыз исеменнән зур рәхмәт, әйтәсе килә. Алар ел саен ятакта яткан, йөри алмаган инвалидларга бирү өчен татлы күчтәнәч итеп бал китерәләр. Быел да китерделәр. Раян, сезнең балларыгызны әкренләп таратып барабыз. Сезгә ихлас йөрәктән бик зур рәхмәт! Ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, эшегездә зур уңышлар телибез.

Гамьле әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт, Фәйрүзә Сөнгатовна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев