Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның «Лачын » хоккейчылары «Алтын шайба» Бөтенроссия ярышларында чемпион исемен яуладылар

Бу зур җиңү безнең спортчыларга Россия күләмендә Татарстан данын якларга юллама бирә

Бүген “Лачын” бозында “Алтын алка” Бөтенроссия хоккей ярышларының финал уеннары узды. Зур, мәртәбәле турнирда Татарстанның 8 командасы катнашты.

Актаныш хоккейчылары беренче очрашулардан ук алдынгылыкны алып, финал уеннарында Кама Аланы командасы белән очрашты. Уен 6 :1 исәбе белән “Лачын” хоккейчылары файдасына тәмамланды.

Бу зур җиңү безнең спортчыларга Россия күләмендә Татарстан данын якларга юллама бирә. Егетләребезне ихластан котлыйбыз һәм горурланабыз!

Турнирны ябу тантанасында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Башкарма Комитет Рәисе урынбасары Шакирова Миләүшә Нияз Кызы катнашты. Җиңүчеләрне ихластан котлап, махсус диплом һәм медальләр белән бүләкләде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей "Актаныш-информ" Золотая шайба 2024