Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының «Таттелеком» АҖ үзенең хезмәткәрләре арасында спартакиада уздырды.
Актаныш районы электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасов өстәл теннисы ярышында барлык көндәшләрен дә җиңеп чемпион исемен яулады. Райондашыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә спорт белән дус булып кул астында эшләүчеләренә сәламәт яшәүдә өлге булсын!
Нет комментариев