Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның сәламәт тормыш алып баручылары чаңгы ярышында узышты

Актанышның чаңгы спортын үз итүчеләре «Бүләк» чаңгы юлына җыелып бик матур спорт бәйрәмендә катнашты.

Чаңгы спорты ГТО нормалары исемлегендә дә бар. "Чаңгы бөтен яшьләрне буйсындыра" ярышларының өченче этабында катнашучылар ГТОның алтын нормасын үтәде, берочтан үзләренең көчләрен сынап, башка райондашларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар. 

Бәйгенең иганәчесе "Чишмә" агрофирмасы ярышларны үткәрүгә 60 мең сум акча бүлеп бирде.  Җиңүчеләрне хөрмәтләп, 1 урынга лаек булган спортчыга 5 мең сум,  2 урынга 3 мең, 3 урынга 2 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылды. Чаңгыда узышып килгәннәрне оештыручылар хашлама, кайнар чәй һәм тәбикмәк белән сыйлады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев