Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Өлкәннәр ункөнлеге шахмат ярышы белән башланып китте

Бүген районыбызда өлкәннәр арасында шахмат ярышы уза.

           Алдагы елларда чикләүләр булу сәбәпле, Өлкәннәр спартакиадасы кысаларында узган шахмат бәйгесендә катнашучылар саны аз иде.

            Быел исә ветераннарыбыз зур активлык күрсәттеләр: хатын-кызлар да, ир-егетләр дә шахмат бәйгесенә бик теләп килгәннәр. Актаныш, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Түке һәм башка җирлекләрдән килгән 30лап шахматчы беренчелек өчен көч сынашты. Җиңүгә ирешү өчен һәр шахматчы җидешәр уен уйнап чыгачак.

             Хатын-кызлар арасындагы ярышны шахмат буенча остаз Илдар Имамов оештырды. "Өлкәннәр өчен бу бәйге гади ярыш кына түгел, ә очрашу, аралашу да булып тора", ди.

                Остаз Фәһим Галимов исә  ярыш тәртибен ир-егетләргә аңлатты, киләчәктә шахмат ярышы белән бергә шашка бәйгесен дә уздырсак, өлкәннәребез тагы да күбрәк катнашыр иде, дип үзенең теләген әйтте. Шашка ярышы уздыру өчен Балалар иҗат үзәгендә барлык мөмкинлекләр дә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев