Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АЛАР-БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Җәйге спартакиада җиңүчеләренең рәсемнәре үзәк стадионның мактау тактасына куелачак

Җәйге спорт төрләре буенча район чемпионнарын билгеләү чарасы иде ул. Ел саен килгән традиция дәвам итә. Командалар арасында урыннар чыгарыла. Беренче урын алучыларга карата аерым хөрмәт күрсәтелә.

2021 елгы район җәйге спартакиадасы җиңүчеләренең исемнәре, фотосурәтләре стадионның үзәгендә эленеп тора. 2022 елда да һәрбер төр буенча җиңүчеләр ачыкланды, аларның фотолары шушы урынга урнаштырылачак.

100 метр арада Лиана Ганиева (Иске Байсар), Илназ Вәҗетдинов (Пучы), Рузилә Вәлемова (“Иман”), Рәмис Хәсәнов (гимназия), Рузилә Гайнанова (үзәк хастаханә), Назил Латыйпов (район башкарма комитеты); 
200 метр арада Гүзәл Мәрдәнова (Иске Сәфәр), Илназ Вәҗетдинов (Пучы), Ләйлә Минһаҗева (гимназия), Рәмис Хәсәнов (гимназия), Лилия Мөхәммәдиева (үзәк хастаханә), Илнур Ваншин (район башкарма комитеты); 
400 метр арада Резедә Маликова (Актанышның беренче мәктәбе), Ренат Газетдинов (“Иман”), Гүзәлия Хамматуллина (Татар Суыксу), Илнур Хуҗин (Актаныш), Рөстәм Ильясов (район башкарма комитеты);
800 метр арада Лилия Сибгатуллина (Такталачык), Рәмис Хәсәнов (Чуракай), Айгөл Хаҗиева (Актанышның беренче мәктәбе), Ирек Мөхәммәтов (Актанышның беренче мәктәбе), Рәйлә Зиннурова (район башкарма комитеты), Илнур Ваншин (район башкарма комитеты);
Ядрә ыргытуда Айнур Фатыйхов (Иске Сәфәр), Эльвира Морзина (Иске Байсар), Илшат Гайнуллин (Актаныш технология техникумы), Динара Исламова (Актанышның беренче мәктәбе), Айдар Фәрдиев (район башкарма комитеты), Инзилә Зыязетдинова (үзәк хастаханә); 
Ядрә ыргытуда (1500 м) Ирек Мөхәммәтов (Актанышның беренче мәктәбе);
Ераклыкка сикерүдә Равил Таймасов (район башкарма комитеты), Ләйсән Бикмөхәммәтова (район башкарма комитеты, Ирина Муллаянова (“Иман”), Руслан Булатов (Актанышның 2 нче мәктәбе), Фларис Закирҗанов (Иске Айман), Лиана Ганиева (Иске Байсар);
Биеклеккә сикерүдә Рәмис Хәсәнов (гимназия), Диләрә Госманова (балалар иҗат үзәге), Эльвира Фазлыева (үзәк хастаханә), Фларис Закирҗанов (Иске Айман), Гүзәл Мәрдәнова (Иске Сәфәр) I урын яуладылар. 
Эстафета ярышында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, район башкарма комитеты, Иске Байсар авыл җирлеге йөгерешчеләренә тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев