Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Алтын алка“ дөнья чемпионатыннан ким түгел

Күптән түгел районның яшь хоккейчылары "Алтын алка" турнирының зона ярышларында II урынны яулап, зур гына финал уеннарында катнашу хокукын алып кайттылар. Әлеге уеннарда актанышлылар Азнакай, Баулы, Зәй командалары белән очрашты һәм 3 уенның һәрберсе дә район хоккейчыларының һичшиксез җиңүе белән тәмамланды. Аларга карыйм да, үземнең мәктәп еллары, 10-12 яшьлек чаклар...

Күптән түгел районның яшь хоккейчылары "Алтын алка" турнирының зона ярышларында II урынны яулап, зур гына финал уеннарында катнашу хокукын алып кайттылар. Әлеге уеннарда актанышлылар Азнакай, Баулы, Зәй командалары белән очрашты һәм 3 уенның һәрберсе дә район хоккейчыларының һичшиксез җиңүе белән тәмамланды.
Аларга карыйм да, үземнең мәктәп еллары, 10-12 яшьлек чаклар искә төшә. Бездән ерак түгел, күпфатирлы йорт салырга ниятләп, зур котлован казып куйганнар иде. Шактый озак еллар торды ул, төзелеш бармады. Язын кар суы белән тулган чокырда көймә йөздердек, җәй буе каз-үрдәкләр рәхәтләнде, ә боз каткач, беренче суыклар белән, без- 10-12 яшьлек малайлар бозда шуа идек. Әле дә хәтеремдә: 2-3 үлчәмгә зуррак, гаять авыр, зурлардан калган тимераякны киеп, тигезле-тигезсез бозда шуарга азаплана идем. Теләк зур булса да, мөмкинлек бик чикле булгач еллар дәвамында онытылды ул шөгыль. Хәер, тора-бара чокыр урынына нигез салып йорт та җиткезделәр.
Ни өчен балачагына бирелеп утыра димәгез. Ә бит шул елларда бүгенгедәй боз сарае булса, бәлки миннән дә яхшы хоккейчы чыгар иде.
Бүгенге көндә "Лачын" боз сараенда хоккей белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Күпләргә ерак булуы да киеренкелек өстәми, түгәрәккә ашыгучы балаларны боз сараеның автобуслары йөртә. Вакытында алып килә, өйгә чаклы илтеп тә куя. Хоккей формасын, шлемын, башка кирәк-яракны да сатып аласы юк- биредә алар мулдан. Мәктәпләрдә гадәти физкультура дәресләренең күп очракта боз сараенда узуы да уку-укыту эшчәнлегенә шактый яңалык кертте. Икенче яктан, биредә белем һәм тәрбия бирүче остазларга да кулай. Аларның үткен күзе булачак хоккейчыларны ерактан шәйләп ала.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 1 февраль, 2012 8 (9653) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев