Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Алтын көз“ җиңел атлетик кросс

29 сентябрь көнне Аеш авылында "Алтын көз" җиңел атлетик кросс узачак. Оештыру комитеты бәйгечеләрне 8:30 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында көтеп кала. 9:00 сәгатьтә ярышка тантаналы старт бирелә. Биредә спорт сөюче һәркем үз көчен сыный ала. Республика бәйгеләре призерлары өчен 2014 метрлык махсус дистанция дә булдырылачак. Җиңүчеләрне Аеш мәктәбенең 1959-1960...

29 сентябрь көнне Аеш авылында "Алтын көз" җиңел атлетик кросс узачак. Оештыру комитеты бәйгечеләрне 8:30 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында көтеп кала. 9:00 сәгатьтә ярышка тантаналы старт бирелә. Биредә спорт сөюче һәркем үз көчен сыный ала. Республика бәйгеләре призерлары өчен 2014 метрлык махсус дистанция дә булдырылачак. Җиңүчеләрне Аеш мәктәбенең 1959-1960 елгы чыгарылыш укучылары тарафыннан әзерләнгән дипломнар, кыйммәтле, истәлекле бүләкләр көтеп кала. Әлеге бәйгенең төп оештыручысы-марафон буенча СССР спорт мастеры, 6нчы РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе, якташыбыз Фирдәвис Шәемов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев