Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Америка күчтәнәче

Шушы көннәрдә Туган як музее яңа тарихи ядкаръләр белән баетылды. Америкада яшәүче якташыбыз, төрле арага йөгерү буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова еллар дәвамында, жир шарының төрле почмакларында узган ярышларда яулаган җиңү мизгелләре белән уртаклашты. Туган як музеенда спортчының 40 кубогы, 61 медале, 86 билгесе, шул исәптән...

Шушы көннәрдә Туган як музее яңа тарихи ядкаръләр белән баетылды. Америкада яшәүче якташыбыз, төрле арага йөгерү буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова еллар дәвамында, жир шарының төрле почмакларында узган ярышларда яулаган җиңү мизгелләре белән уртаклашты.

Туган як музеенда спортчының 40 кубогы, 61 медале, 86 билгесе, шул исәптән 20 истәлекле билгесе, 50 вымпелы, төрле еллардагы фотолары, спорт киемнәре урын алачак. Коры санга салып, телгә алу бигрәк җиңел, ә бит һәрбер кубок, һәр медаль, аларның һәрберсе җиңү хисе белән баетылган, йөрәк түрендә саклана торган истәлекләргә бай тарихи ядкаръ, узган гомернең бер өлеше, онытылмас бер кыйпылчыгы.

Фирая Рифкать кызының бар яулаганнары әле бу гына түгел, кубок-медальләрнең саллы өлеше Америкада, йортларының махсус җиһазландырылган бер өлешендә саклана икән.

Спортчы һәр җиңү билгесенең тарихы белән үзе таныштырды, алар арасында аеруча кадерлеләрен дә билгеләде. Баксаң, кечкенәдән актриса булу хыялы белән янган ул, тик бер вакыйга, дөресрәге спорттагы тәүге уңышы аның тормышка карашын, омтылышын үзгәртә. Түке болынында йөгереп уйнап үскән кыз 6 сыйныфта укыганда беренче тапкыр район үзәгендә җиңел атлетика буенча узган бәйгедә катнашып, I урынны яулый. Шушы тәүге җиңү аны тормыш буена озата килеп һәр яңа бәйгеләрдә көч өстәп торган. Теләге дә бер генә:

-Балалар, яшьләр спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылсыннар иде. Бәлки шушы кубок-медальләр кемгә дә булса үз көченә ышанырга ярдәм итәр, рухи көч бирер,-дип ассызыклады ул.

Фирая Солтанова-Жданова бу көнне шулай ук "Бүләк" сәламәтләндерү аланында ял итүче балалар белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев