Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Авырлыклардан курыкмыйлар

15-16 ноябрь көннәрендә Биектау районында СССРның спорт остасы, Татарстан, Россия чемпионы Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты буенча ачык турнир узган иде. Быел 16 тапкыр узган мәртәбәле бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, Чувашия республикасы, Киров өлкәсе спортчылары һәм Татарстанның 16 командасы-җәмгысы 200 дән артык кеше катнашты. Актаныш данын яклап чыгыш ясаган Актанышның...

15-16 ноябрь көннәрендә Биектау районында СССРның спорт остасы, Татарстан, Россия чемпионы Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты буенча ачык турнир узган иде. Быел 16 тапкыр узган мәртәбәле бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, Чувашия республикасы, Киров өлкәсе спортчылары һәм Татарстанның 16 командасы-җәмгысы 200 дән артык кеше катнашты. Актаныш данын яклап чыгыш ясаган Актанышның 1 нче урта мәктәбе укучылары Айгиз Хәләфетдинов, Ринат Камалов, Әлфис Мостафин I-III урыннарны яуладылар һәм үз үлчәм авырлыкларында I үсмерләр разрядын үтәүгә ирештеләр. Алардан бераз калышып Булат Фәттахов-IV, Илназ Салихов-V, Илмир Шәмсиев VII урыннарга ия булдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев