Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бадминтон буенча район федерациясе рәисе кубогына үткән турнирда кем җиңү яулады?

Бадминтон буенча район федерациясе рәисе кубогына 23 апрель көнне турнир узды. Өч яшь төркеме кыз-малайлары арасында оештырылган бәйгедә 50гә якын яшь бадминтончы, шул исәптән, Башкортстаннан кунак буларак килгән Октябрьск шәһәре спорт мәктәбе укучылары да көч сынады. Үз яшь төркемнәрендә җиңүче калган актанышлылар: Айзилә Нуруллина, Илнур Галиев, Гөлназ Бакирова, Эльвир Шәйморзин,...

Бадминтон буенча район федерациясе рәисе кубогына 23 апрель көнне турнир узды. Өч яшь төркеме кыз-малайлары арасында оештырылган бәйгедә 50гә якын яшь бадминтончы, шул исәптән, Башкортстаннан кунак буларак килгән Октябрьск шәһәре спорт мәктәбе укучылары да көч сынады.

Үз яшь төркемнәрендә җиңүче калган актанышлылар: Айзилә Нуруллина, Илнур Галиев, Гөлназ Бакирова, Эльвир Шәйморзин, Мария Фәтхиева, Илнар Ибнеев. Абсолют чемпионнар булып исә Гөльяр Әхмәтдинова һәм Илнар Ибнеевлар табылды.

ВИП затлар арасында барган уенда җиңүче исемен спорт мәктәбеннән Булат Гыйлфанов яулады. Район бадминтон федерациясе рәисе Руслан Гариповка бу спорт төрен популярлаштыру, спотчылар өчен уңайлы шартлар тудыру, ярышларны оештыруда зур ярдәме өчен бадминтончылар ихлас зур рәхмәтле, дип белдерә спорт мәктәбе бадминтон буенча остазы Алгинат Гәрәев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев