Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Балалар бакчаларына йөрүче нәниләр "Россия чаңгы юлы-2022" бәйгесендә

Чаңгы юлында-кызу ярыш. Җиңүчеләр - афәриннәр! Спортка карата булган сөю чаткылары һич сүрелмәсен.

Актанышның "Бүләк" чаңгы юлында чын-чыннан иң җитез, спортка мөккибән яшь райондашларыбыз көч һәм тизлектә сынаштылар. Ярыш кәеф күтәренкелегендә башланып, азактан тантаналы да, күңелле дә бүләкләү мизгелләре белән йомгакланды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында беренчеләрдән кызлар узышып - Мәрьям Загертдинова, Әминә Вилданова, Әмилә Ганиева булсалар, егеткәйләр арасында-Самат Иманаев, Риназ Хуҗин, Аяз Заманов, Ранель Салиховлар финиш сызына барсыннан тизрәк өлгерделәр. 
Мәктәп яшендәге балалар арасында - 1 һәм 2 сыйныфлар ярышты. Кызлар арасында - Самира Ажимова, Мери Межалиян һәм Алмазия Закировага тиңдәшләр булмады. Ә инде бу яшь категориясе егетләрдән иң алдынгылар ярышта - Фәрхәт Заманов, Булат Ризванов һәм Мирхәйдәр Шәйхразыев булдылар. Иң кече яшьтәге катнашучы дип - Шамил Заманов табылды. Сабыйларның күбесе - киләчәктә спортсменнар буласыларын, тагы да яңа үрләр яуларга омтылышларын билгеләде.
 Спорт өлкәсендә казанышларга ирешүнең төп хикмәте - максат һәм даими шөгыльләнү. Ярышлар кәеф күтәренкелегендә үтте, җиңүчеләргә һәм призёрларга бүләкләр, Грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев