Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Балалар Иҗат Үзәгендә Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтә

Ярышта 44 бала катнаша

Бүген, 2 гыйнвар көнне, Актанышта Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтә.

Әлеге төр ярышларны үткәрү районыбызның матур бер гадәтенә әйләнеп китте.

Шахмат ярышлары балалар иҗат үзәге бинасында уздырыла. Биредә 44 бала катнаша. Спорт сөючеләр арасында Актаныш укучылары, авыл җирлекләреннән килгән балалар һәм районыбыз кунаклары да бар.

Ярышта катнашып, призлы урын алучы яшь шахматчыларыбызга Кыш Бабайдан акчалата бүләк тапшырылачак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев