Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Балалар спорт мәктәбе теннисчысы Данил Солтанов Татарстан беренчелеге ярышларында җиңде

1-4 нче февраль көннәрендә Казанда узган өстәл теннисы ярышында балалар спорт мәктәбе укучысы Данил Солтанов катнашып уңышларга иреште.


2011нче елда туган hэм кечерәк малайлар һәм кызлар арасындагы Татарстан беренчелегендә балалар спорт мәктәбе теннисчысы Данил Солтанов узеннән зуррак спортчыларга каршы уйнады. Татарстан шәһәр hәм районнары теннисчылары арасында шәхси беренчелектә өченче, катнаш беренчелектә икенче, парлы беренчелектә Татарстан чемпионы исемен яулады. Данил бу уңышлары белән март аенда Татарстан җыелма командасы составында Оренбургта узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә юллама алды. Тренеры Б.Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев