Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Башкортстанда һәм Татарстанда

22 октябрь көнне Яркәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсе кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Биредә барысы 8 команда катнашты. Булат Солтанов җитәкчелегендә катнашкан спортчыларыбыз III урынны яулады. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә исә, спорт мәктәбе остазы Альбина Әгъләмова үз яшьтәгеләре төркемендә - III, Ләйсән Лотфуллина- II, Гөлнур Имамова I урыннарга...

22 октябрь көнне Яркәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсе кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Биредә барысы 8 команда катнашты. Булат Солтанов җитәкчелегендә катнашкан спортчыларыбыз III урынны яулады. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә исә, спорт мәктәбе остазы Альбина Әгъләмова үз яшьтәгеләре төркемендә - III, Ләйсән Лотфуллина- II, Гөлнур Имамова I урыннарга ирештеләр. Кечкенәләр арасында Марат Солтанов- I, Рәмис Фазлыев һәм Сөмбел Шәйхразыева III урыннарны яуладылар.

20-23 октябрь көннәрендә Казанда республика беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә көч сынаган Илнар Ибнеев, Риназ Салихов, Илдар Мөхәммәтов, Ильяр Хисамов, Айдар Разиев, Ринат Хөсәенов, Айназ Тимеров, Разил Хәбибуллин, Сирень Митрофанов, Илмар Исламов бердәм команда булып, яхшы уен күрсәтеп, III урынга лаек булдылар. Егетләр ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

Реклама

Шундый ук ярыш кызлар арасында да узачак. Әлегә аңа әзерлек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев